Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр риза тугел

Язылганга кире кайтып Гөлназны яратмаучылар эше бу "Кем кемнән риза түгел?" дип исемләнгән мәкаләне укыгач, шок хәлендә калдык. Бу бит бернинди дөреслеккә туры килми. Илсөя ӘХМӘДУЛЛИНА һәм тагын 7 имза, Күшәр авылы Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова бөтен өлкәннәрне мәктәпкә җыеп бәйрәм иттерде. Анда нәкъ тә 66 кеше бар иде,...

Язылганга кире кайтып

Гөлназны яратмаучылар эше бу

"Кем кемнән риза түгел?" дип исемләнгән мәкаләне укыгач, шок хәлендә калдык. Бу бит бернинди дөреслеккә туры килми.

Илсөя ӘХМӘДУЛЛИНА һәм тагын 7 имза,

Күшәр авылы

Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова бөтен өлкәннәрне мәктәпкә җыеп бәйрәм иттерде. Анда нәкъ тә 66 кеше бар иде, мондый бәйрәм әле бездә беренче тапкыр гына, без, өлкәннәр, моңа бик шатландык. Ул барыбызны да кайнар котлап, сәламәтлек теләп, Күңгәр авыл җирлегенә ашыкты. Бу аноним хатка без Күшәр халкы ышанып та бетмибез, моны Гөлназны яратмаучылар язмадымы икән, дип шикләнәбез. Ә без, Күшәр халкы, Гөлназдан бик канәгать, бөтен урамнарыбызга таш җәелде, авылыбыз чистарды, матурайды. Мәдәният йорты, балалар бакчасы, медпункт ачылуда да тырышлыгы күп керде. Безнең Күшәр егете, Күңгәр хуҗалыгы рәисе Илнар белән Сабантуйларын ничек матур оештырдылар. Күңгәр халкының исе китте, 20 елга беренче сабантуй әле бу, кыр батырларына да тәкә бүләк иттеләр, дип сөйләделәр.

"Безне чакырмадылар..." дип әйтүчеләргә дә сүзем бар. Юкка үпкәләп йөрмәгез, киләсе елга барырсыз, Алла боерса, туй да бит үпкәсез булмый, туганнар арасында да үпкәләүләр була. Авыл җирлеге башлыгы клубта, библиотекада эшләүче хезмәткәрләргә әйтергә кушкан, ә алар никтер җиренә җиткереп үтәмәгән. Аноним хатларны газетага язып, элекке репрессия заманнарына кайтабыз түгелме? Ул чорда да күпме гаепсез кешеләр корбан булган. Кыскасы, бу хатны үзем дә, ирем дә, күршеләребез дә бик нәфрәтләнеп укыдык. Авылыбызда туып үсеп, Күңгәр авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Гөлназыбызга да, Илнарыбызга да Ходай сәламәтлек бирсен, исән-сау эшләсеннәр, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев