Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр “Рубин” өчен җан ата

Россия чемпионатында "Рубин" футбол клубы әллә ни яхшы уен белән мактана алмый. Ә бит составына караганда премьер-лигада иң көчле клубларның берсе булырга тиеш. Шуңа күрә, ничек кенә булса да Россия кубогын отарга, яисә Россия медален откан берәр клуб белән финалда булса да уйнарга кирәк. Әлегә "Рубин" финалның 1/16 өлешендә "Чита"ны...

Россия чемпионатында "Рубин" футбол клубы әллә ни яхшы уен белән мактана алмый. Ә бит составына караганда премьер-лигада иң көчле клубларның берсе булырга тиеш. Шуңа күрә, ничек кенә булса да Россия кубогын отарга, яисә Россия медален откан берәр клуб белән финалда булса да уйнарга кирәк. Әлегә "Рубин" финалның 1/16 өлешендә "Чита"ны отып, бердәнбер тупны Марко Девич кертте, финалның чираттагы 1/8 өлешенә үтте. Кубок шунысы белән кызык, кайбер әйтик, фаворитларның берсе - ЦСКА клубы оттырып төшеп калды, өстәвенә, ярымфиналга кадәр көчле клублар көндәшләренә каршы икенче состав белән генә уйныйлар. Ни генә булмасын, "Рубин"га уңышлар теләп калыйк.

Әлегә финалның 1/8 өлешенә түбәндәге клублар үтте:

«Динамо» (Мәскәү) - «Тосно»,

«Локомотив» (Мәскәү) - «Крылья Советов» (Самара),

«Зенит» (Санкт-Петербург) - «Анжи» (Махачкала),

«Терек» (Грозный) - «Уфа»,

«Краснодар» - «Оренбург»,

«Урал» (Екатеринбург) - «Амкар» (Пермь),

«Енисей» (Красноярск) - «Сибирь» (Новосибирск),

«Рубин» (Казан) - «СКА-Хабаровск».

Бу уен Казанда уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев