Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр сак булыгыз

Көтеп алынган беренче кар бөртекләре дә күренде. көннәр суытып җибәрде, сулыкларда да боз катламнары барлыкка килгән кебек булды. Кызганычка каршы, бу ышанычсыз боз өстенә керергә ярамый. Әтнә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин да: - Мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланды. Шуңа күрә аларны да, әти-әниләрне дә кисәтәсем килә. Зинһар өчен,...

Көтеп алынган беренче кар бөртекләре дә күренде. көннәр суытып җибәрде, сулыкларда да боз катламнары барлыкка килгән кебек булды. Кызганычка каршы, бу ышанычсыз боз өстенә керергә ярамый. Әтнә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин да:

- Мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланды. Шуңа күрә аларны да, әти-әниләрне дә кисәтәсем килә. Зинһар өчен, балаларга сулыкларга керергә ярамаганын, боз катламының әле ышанычсыз икәнен тагын бер кат искәртсәгез иде. Сулыклар янында уйнап йөргән балаларны күрсәгез дә, без, өлкәннәр игътибарсыз калмасак иде, - диде.

Ходай Тәгалә дә сакланганны саклармын, дигән. Бәла аяк астында, диләр, шуны исебездән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев