Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, сак булыгыз, юлларда бозлавык

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 февральдә, юеш кар, яңгыр яву һәм буран чыгу ихтималы бар. Юлларда көчле бозлавык саклана. Республикада төнге сәгатьләрдә көчле җил чыгарга мөмкин. Көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 февральдә, юеш кар, яңгыр яву һәм буран чыгу ихтималы бар. Юлларда көчле бозлавык саклана.

Республикада төнге сәгатьләрдә көчле җил чыгарга мөмкин. Көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитү ихтималы бар.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 1-6 градус салкын, көндез исә 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. 3 февральгә каршы төндә 9 градуска кадәр салкынайта дип фаразлый синоптиклар.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев