Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, салым кәгазьләрен үзегезгә барып алырга кирәк

Хөрмәтле райондашлар һәм оешма җитәкчеләре, мәгълүм булганча, барлык төр салымнарны да 1 декабрьгә кадәр түләп бетерү бурычы куелды. Бер кыенлык бар: барыгызга да салым түләү өчен кәгазьләр килмәгәндер. Район буенча алганда да кайбер авылларның яртысына гына килгән, Сәрдәгә бөтенләй дә килмәгән. Инде көтәргә дә кирәкми, чөнки килмәячәк. Салым кәгазьләре килмәгән...

Хөрмәтле райондашлар һәм оешма җитәкчеләре, мәгълүм булганча, барлык төр салымнарны да 1 декабрьгә кадәр түләп бетерү бурычы куелды.

Бер кыенлык бар: барыгызга да салым түләү өчен кәгазьләр килмәгәндер. Район буенча алганда да кайбер авылларның яртысына гына килгән, Сәрдәгә бөтенләй дә килмәгән. Инде көтәргә дә кирәкми, чөнки килмәячәк.

Салым кәгазьләре килмәгән очракта үзегезгә, Олы Әтнә авылында Совет урамы 63 йортта урнашкан Әтнә салым бүлекчәсенә барып, квитанцияләрегезне алырга кирәк булачак. Авыл җирлекләре хезмәткәрләре авылларында яшәүчеләрнекен ала, район үзәгендә яшәүчеләр үзләренекен үзләре ала.

"Азрак интернетны белгән кешеләргә "Личный кабинет" турында мүгълүматлар бирәбез, үзләре чыгарып алып, шуннан гына түлиләр. Түләүне Әтнәдә урнашкан ике банкт а ала, почта аша да түләп була, алар аша түләгәндә 30 сум акча тотыпе калалар түләгәнгә...",- ди салым инспекциясе белгече Зөлфия Маликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев