Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Салым түләү вакытлары үзгәртелде

Хокук сагында Салым түләү вакытлары үзгәртелде Россия Федерациясенең Салым кодексының икенче бүлегенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы 2015 нче елның 23 нче ноябрендә кабул ителгән 320нче Федераль закон РФнең Салым кодексының 409 нчы маддәсенең 1 нче пунктына үзгәрешләр кертте. Нурия САБИРҖАНОВА, район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Нидән гыйбарәт соң бу...

Хокук сагында

Салым түләү вакытлары үзгәртелде

Россия Федерациясенең Салым кодексының икенче бүлегенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы 2015 нче елның 23 нче ноябрендә кабул ителгән 320нче Федераль закон РФнең Салым кодексының 409 нчы маддәсенең 1 нче пунктына үзгәрешләр кертте.

Нурия САБИРҖАНОВА,

район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе

Нидән гыйбарәт соң бу үзгәрешләр?

Салым кодексының 409 нчы маддәсе салым түләүнең вакытын һәм тәртибен билгели. Үзгәрешләр кергәнче салым түләүнең вакыты 1 октябрьдән дә соңга калынмаска тиеш иде. Көченә кергән үзгәрешләр салым түләү вакытын 1 декабрьгә күчерде. Димәк, транспорт салымы, җир салымы, физик затларның мал-мөлкәтенә салына торган салымнар түләү вакыты 1 октябрьдән 1 нче декабрьгә күчерелгән.

Закон тарафыннан билгеләнгән салымнарны түләү -һәрберебезнең бурычы һәм ул Россия Федерациясенең Конституциясе белән беркетелгән. Гражданнарның салым һәм салым җыемнарын түләү беренче тапкыр Конституциягә илебез базар иктисадына күчкәч кертелде. Бу - турыдан-туры дәүләт милкендә булган өлкәнең шактый дәрәҗәдә кимүе, шәхси милекнең актив үсеш алуы, эшмәкәрлек иреге бирелү, иктисадый эшчәнлекнең төрле төрләре киң таралу нәтиҗәсе. Шунлыктан салым һәм җыемнар түләү бурычы РФнең яңа Конституциясенә иң мөһим маддә буларак беркетелгән.

Салым диюгә мәҗбүри, индивидуаль бушлай түләү күздә тотыла һәм ул үзенең шәхси милке хокукына ия булып хуҗалык алып барган физик затлардан һәм оешмалардан алына. Әлеге салым акчалары дәүләтнең һәм муниципаль берәмлекләрнең финанс эшчәнлеген тәэмин итү максатына тотыла. Салым федераль, төбәк, җирле төргә бүленә.

Салым түләүдән качарга тырышкан, керемнәрен яшергән һәм салым законнарын бозган түләүчеләргә гамәлдәге закон нигезендә җаваплылык каралган. Салым һәм җыемнар дәүләт өчен төп бюджет керемнәре чыганагы булып тора. Һәм шул акчалар ярдәмендә дәүләт үзенең функцияләрен финанслауны гамәлгә ашыра. Ахыр чиктә салымнар һәм җыемнар халыкка бушлай медицина хезмәте күрсәтү , бушлай белем бирү, социаль ярдәмнең төрле төрләре булып кире кайта.

Дәүләтнең гамәлдәге салым системасы инвалидларның, балаларның, студентларның, күп балалы һәм башка төр гражданнарның социаль яклануын тәэмин итүгә юнәлтелгән. Шунлыктан һәркайсыбызның үзенә тиешле салымны түләве кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев