Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, серле 5000...

2017 елның гыйнвар аенда пенсионерларга биреләчәк 5 мең сум халыкта шактый сораулар тудырды. Бу 5 мең сум акча нәрсә өчен бирелә? Ул яшь буенча пенсиягә чыккан пенсионерларга гына кагыламы? Ул 2017 ел өчен каралганмы? Аны алгач, 2017 елда пенсияләр индексацияләнмиме? Ул акча гыйнвар аенда гына биреләме, әллә ул пенсиягә өстәләчәкме?...

2017 елның гыйнвар аенда пенсионерларга биреләчәк 5 мең сум халыкта шактый сораулар тудырды.

Бу 5 мең сум акча нәрсә өчен бирелә? Ул яшь буенча пенсиягә чыккан пенсионерларга гына кагыламы? Ул 2017 ел өчен каралганмы? Аны алгач, 2017 елда пенсияләр индексацияләнмиме? Ул акча гыйнвар аенда гына биреләме, әллә ул пенсиягә өстәләчәкме?

Безгә шушы сорауларга ачыклык кертүне сорап үтенүчеләр булды. Без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

- Пенсионерлар 5 мең сум акчаны 2017 елның гыйнварында пенсияләре белән бергә алачак, - дип аңлатты Гөлназ Ибәтуллина. - Бу акча барлык пенсия алучыларга да каралган. Ул яшь буенча лаеклы ялга чыкканнарның, эшләүче пенсионерлар, инвалидлар, инвалид балаларның һәм башка пенсия алучыларның пенсиясенә өстәлеп киләчәк. 5 мең сум 2017 елның гыйнварында бер тапкыр биреләчәк. Ул башка айларның пенсиясенә өстәлми. Пенсияләр инфляциягә карап индексацияләнә. 2016 елда пенсия февральдә бер тапкыр гына индексацияләнде. Ул инфляция дәрәҗәсенә карап индексацияләнә алмады. Шунлыктан 2017 елның гыйнварында 5 мең сум өстәлә. Моның 2017 елга бернинди дә катнашы юк. 2017 елда пенсияләр башка еллардагы кебек инфляциягә карап индексацияләнәчәк. 5 мең сум акчаны эшләүче пенсионерлар да алачак. Әмма аларның пенсияләре 2017 елда индексацияләнмәячәк. Хафаланырга урын юк. Эшләүче пенсионерлар эштән туктагач, индексация акчасын ала башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев