Әтнәләр сез дә укый аласыз

Эшмәкәрләргә бушлай белем бирәләр «Сбербанк» һәм «Google» оешмалары, Татарстан Республикасы хакимияте белән берлектә, кече бизнесны үстерү максатыннан, эшмәкәрләргә бушлай белем бирүче «Бизнес-класс» проекты башлап җибәрә. Гаризаларны инде 11 апрельдән www.business-class.pro сайтында тапшырырга була. Уку программасы 15 майдан башланачак һәм ярты ел дәвам итәчәк. Эшмәкәрлелекне үстерүгә юнәлтелгән проектлар республикада электән үк...
Эшмәкәрләргә бушлай белем бирәләр
«Сбербанк» һәм «Google» оешмалары, Татарстан Республикасы хакимияте белән берлектә, кече бизнесны үстерү максатыннан, эшмәкәрләргә бушлай белем бирүче «Бизнес-класс» проекты башлап җибәрә. Гаризаларны инде 11 апрельдән www.business-class.pro сайтында тапшырырга була.
Уку программасы 15 майдан башланачак һәм ярты ел дәвам итәчәк. Эшмәкәрлелекне үстерүгә юнәлтелгән проектлар республикада электән үк бар иде. Шуларның берсе - уңышлы гына эшләп килгән «Эшмәкәрләр фабрикасы». Сентябрь аеннан бүгенге көнгәчә «фабрика»лылар 50гә якын бизнес ачып җибәрергә өлгергән. - «Бизнес-класс» Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беренче проект. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, без кече эшмәкәрлекне үстерү буенча төрле программалар эшлибез, финанс ярдәме күрсәтәбез. Хәзерге вакытта «Эшмәкәрләр фабрикасы» проектында катнашучылар шулкадәр күбәйде, шуңа да без «Бизнес-класс» проекты оештырдык. Ул - эшмәкәрлек өлкәсендә нинди дә булса тәҗрибә тупларга өлгергәннәр өчен, - диде Татарстанның икътисад министры Артем Здунов.
- «Бизнес-класс» кысаларында, тәҗрибәле белгечләр эшмәкәрләргә төрле киңәшләр бирәчәк. Дәресләр интернет аша да, аена бер тапкыр очрашу, фикер алышу форматында да булачак. Проектта катнашу өчен бер тиен дә түләргә кирәкми, иң мөһиме - республика халкының финанс грамоталы булуы. «Бизнес-класс» программасы тәҗрибәле эшмәкәрләрне дә кызыксындыра. Үзенең тугыз кунакханәсе булган Айрат Сөнгатуллин да проектка беренчеләрдән булып язылган.
- 2009 елда Бөекбританиядә укыган вакытта, мин дәүләт һәм зур оешмалар ярдәмен тойган курсташларымнан көнләшә идем. Биш ел узды һәм бу проект безгә дә килеп җитте. Беренче чиратта, бу миңа белем алу өчен кирәк, - диде егет. Әлеге проектның нәкъ менә Татарстанда узуы да тикмәгә генә түгел.
- Без проектны уйлап тапкач, аны тормышка ашыру өчен төбәк сайлый башладык. Шунда иң беренче булып Татарстан күзгә ташланды. Республикада кече эшмәкәрлек тә, IT индустрия дә алга киткән. Сез яңалыкларга ачык төбәк, - диде «Банк Татарстан» оешмасының «Сбербанк» бүлеге җитәкчесе Рушан Сәхбиев.
Проект Казан белән Чаллы кебек зур шәһәрләргә генә түгел, ә республика районнарына да юнәлтелгән. Шулай ук эшмәкәрләргә үз эшләрен халыкара югарылыкка күтәрергә ярдәм итәчәкләр. Проектның иң актив берничә катнашучысына, «Google»дан интернетта реклама кампаниясен башлап җибүрү өчен, «AdWords» сертификаты һәм «Сбербанк» түләү хезмәте белән бушлай куллану мөмкинлеге бирәчәкләр.
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы
авторы Алисә Сабирова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 14:30Татарстан Хезмәт министрлыгы: Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмый Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак.600
-
4 июль 2022 - 11:30Белгеч киләсе елда отпуск алу өчен финанс ягыннан отышлы айларны атады Киләсе елда отпуск алу өчен август һәм октябрь айлары финанс ягыннан отышлы булачак.3700
-
4 июль 2022 - 10:36Театр артисты гаиләсендә зур шатлык Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар драма театры артисты гаиләсендә зур шатлык.8700
-
4 июль 2022 - 09:27В Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось вручение дипломов выпускникам 2021-2022 учебного года Представители АО «Транснефть - Прикамье» приняли участие в церемонии вручения дипломов выпускникам Канашского транспортно-энергетического техникума – одного из корпоративных образовательных центров компании.6000
-
4 июль 2022 - 09:18Имтихан тотканнан ким булмады Нәрсә дисәм дә, үземне шушы урында, шушы сәхнәдә, шушы кешеләр арасында таба алганыма рәхмәт әйтәсе килә Аллаһыма.7903
-
3 июль 2022 - 14:12Калыргамы, китәргәме? Элегрәк “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер бар иде.14600
-
3 июль 2022 - 12:07138 белгеч чыга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да диплом тапшыру тантанасы узды.10200
-
3 июль 2022 - 10:11«Без каршы» 26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.8200
-
3 июль 2022 - 08:05Балалар ялы дәвам итә Балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокал ансамбле белән «Ал чәчәк» бию коллективы «Сәләт»кә китә.9500
-
2 июль 2022 - 16:38Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.17500
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.24800
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.10300
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.19300
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.50800
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.98500
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.25800
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.24800
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.24500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика