Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең өчен эшлибез

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Менә Маймыл елын да озатып җибәрдек. Үтеп киткән ел безнең өчен истәлекләргә бай булды. Тарих битендә урын алган даталарның берсе - газетабызның 25 еллык юбилеен билгеләп үтүдер. Кемдер 25 ел гомер күп түгел дияр. Тик болгавыр заманнарда нигез салынып, үз кыйбласын, үз укучысын табып, бүгенге көндә дә...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Менә Маймыл елын да озатып җибәрдек.
Үтеп киткән ел безнең өчен истәлекләргә бай булды. Тарих битендә урын алган даталарның берсе - газетабызның 25 еллык юбилеен билгеләп үтүдер. Кемдер 25 ел гомер күп түгел дияр. Тик болгавыр заманнарда нигез салынып, үз кыйбласын, үз укучысын табып, бүгенге көндә дә замана белән бергә атлаучы газета өчен 25 ел күп гомер ул. Шушы вакыт эчендә газета үзе дә бик күп үзгәрешләр кичерде. Форматы да берничә тапкыр үзгәрде. Тик максаты гына шул ук калды - районыбыз халкына хезмәт итү. Вакытында газета укучыларыбызны республика һәм район яңалыклары, тормышы белән таныштыру.
Һәркайсыбызга яхшы мәгълүм, зур тизлек белән тормышыбызга үтеп кергән компьютер, интернет яшәү рәвешебезне тамырдан үзгәртте дисәк тә ялгыш булмас. Безнең газетабызны да сайттан уку мөмкинлеге дә бар хәзер. Ерак җирләрдә яшәүче якташларыбыз өчен туган яклары белән элемтә дә тору өчен менә дигән мөмкинлек бу. Шулай ук яшь буын да күбрәк интернетта утыра. Шулай булса да, без яраткан газета укучыларыбыз белән бергә калдык, дияргә җирлек бар. Кризис зәхмәтләре, подписка бәяләре артуга карамый безнең белән бергә калган газета укучыларыбызга рәхмәтебез чиксез. Өлкәннәребезне газетабызга яздыруда ярдәм иткән районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, игелекле райондашларыбызга, "Шахтер", "Мәңгәр", "Тукай" хуҗалыгы җитәкчеләре - Айназ Хәкимов, Айдар Шәрипов, Илфат Хәкимовка, почтальоннарыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Алга таба да газетабызны бергәләп чыгарырбыз дип ышанабыз. Моңа кадәр бер-беребезнең фикерләре белән уртаклашып эшләдек. Киләчәктә дә шатлык-куанычларыгыз, гозерләрегез, яңалыкларыгыз булса шалтыратыгыз. Без сезне тыңлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев