Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, “Сезнең өстән барам...”

Аңлашыйк Әтнәләр, "Сезнең өстән барам..." Редакциядә телефон шалтырады бүген. Калада яшәүче әңгәмәдәшем "Нур", дип таныштырды үзен. "Берничә соравым бар сезгә", - дип мөрәҗәгать иткәч, игътибар белән тыңларга керештем, бәлки кемгәдер безнең ярдәм кирәктер, бәлки булышып булыр. Хәлдән килгәнчә, газета укучыларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз. Сүрия МИНГАТИНА - Ник газетага некрологларны соңга...

Аңлашыйк

Әтнәләр, "Сезнең өстән барам..."

Редакциядә телефон шалтырады бүген. Калада яшәүче әңгәмәдәшем "Нур", дип таныштырды үзен. "Берничә соравым бар сезгә", - дип мөрәҗәгать иткәч, игътибар белән тыңларга керештем, бәлки кемгәдер безнең ярдәм кирәктер, бәлки булышып булыр. Хәлдән килгәнчә, газета укучыларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз.

Сүрия МИНГАТИНА

- Ник газетага некрологларны соңга калып басасыз, туганыбыз үлгән иде, ике айдан соң гына кайгыбызны уртаклаштыгыз. Әбиләрне гел язасыз юбилейлары белән котлап, безнең әбиебезгә дә 80 яшь тулды, килмәдегез, кемнәрне генә язасыз... - дип үпкәсен белдерде.

Аңлатырга тырыштым, 90 яшьтән узганнарга социаль яклау оешмасына Россия Президентының котлау хаты килә, район җитәкчеләре белән шул әбиләргә барабыз без, бөтен әби-бабайларның туган көнен каян белеп бетерик, "Безнең җирлектә шундый әби-бабай бар, язмышы кызыклы, язмыйсызмы", диючеләр булса язабыз, авылларда булганда байтагы белән аралашырга туры килә, аларны яктыртабыз газетада, әйткән булсагыз сезгә дә барып килер идек...- дим.

- Сез авыл җирлеге белән элемтәдә торып, үзегез белеп килергә тиеш...

- Без тиеш түгел, райондагы ничә мең әби-бабайның туган көнен белеп тору безнең вазыйфага керми, ник үзегез авыл җирлеге белән элемтәгә кермәдегез...- дисәм дә, Нур әфәнде үз фикерендә калды.

- Булмый болай эшләп, авыл җирлеге белән сөйләшәм дә, барам әле мин сезнең өстән...- дип телефонын куйды.

Биткә төкергән кебек булды. Һәркемнең үз дөреслеге,үз хокукы, тәнкыйть белән бару хокукы да бар. Монысы иң җиңеле... Бәлки шундый фикердә булучылар тагын бардыр, газетага некрологны оешмалар, хуҗалыклар бирә. Некролог газетада басылсын өчен, редакциягә кереп акча түләргә кирәк, бу без уйлап чыгарган нәрсә түгел. Котлаулар бирү дә түләүле. Аның да күрсәтелгән бәяләре, үз тәртибе бар. Бухгалтериядә эшләүче кызлар бар нечкәлекләрен аңлатып бирәләр. Газетага кайгы уртаклашу турында мәгълүмат керүгә, түләнгән очракта, без аны басылырга әзерләүче газетага кертәбез. Кайбер хуҗалыклар берничә кайгы уртаклашуны бергә бирәләр, вакыты уза торгандыр, билгеле. Күңелегезгә тигәндер, аңлашыла, тик безнең бу очракта гаебебез нидә?. Әбиләрне котларга баруны да без уйлап чыгармыйбыз. Журналистлар булган вакыйгаларны яктыртучылар гына алар.

Бар авыл җирлекләре, алар үзләренең җирлекләрендә яшәүче әби-бабайларны туган көннәре белән котлауны үзләре оештыралар. Моны авыл җирлеге, ветераннар советы оештыра, газета редакциясе түгел. Һәркем үз эшен эшли бу очракта. Әгәр инде өегездә олы яшьтәге әби-бабай бар икән, алар үзләрен котлауны көтәләр икән, барыгыз авыл җирлегенә, җитәкчеләр белән сөйләшегез, ветераннар советы бар һәр җирлектә, районда да бар ветераннар оешмасы. Берсе дә сез әйткәнне игътибарсыз калдырмас. Безгә дә әйтегез, бик теләп язарбыз.

Гаепләү җиңел, азрак үзеңә дә читтән карау кирәк. Берәүнең дә "чүп чиләге" буласы килми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев