Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр шахмат уйнады (фоторепортаж)

Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә мәктәп укучыларының спартакиадасы кысаларында шахмат ярышы узды. Шахмат уеннары бик киеренке барды. Чөнки биредә шахмат уены белән җенләнгән укучылар җыелган иде. Кызлар арасында беренчелекне Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Алинә Мөхәмәтова лаек булды. Икенче урында Лилия Гыйззәтуллина (Комыргуҗа), өченче һәм дүртенче...

Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә мәктәп укучыларының спартакиадасы кысаларында шахмат ярышы узды.

Шахмат уеннары бик киеренке барды. Чөнки биредә шахмат уены белән җенләнгән укучылар җыелган иде.

Кызлар арасында беренчелекне Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Алинә Мөхәмәтова лаек булды. Икенче урында Лилия Гыйззәтуллина (Комыргуҗа), өченче һәм дүртенче урыннарны Өҗемнән Ралинә Галиева белән Әтнәдән Гүзәл Фидаева бүлештеләр.

Ир-малайлар арасында урыннар түбәндәгечә:

1 Инсаф Бадиков (Олы Әтнә),

2. Айнур Гәрәев (Олы Әтнә),

3. Әмир Закиров (Яңа Шашы),

4. Инсаф Шәфигуллин (Олы Әтнә).

Командалар арасында

1 Әтнә.

2. Яңа Шашы

3. Өҗем

4. Мәңгәр

"Иң яшь шахматчы" исеменә Иске Җогып авылыннан Самат Шәрәфиев лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев