Әтнә таңы

Әтнәләр, өшемәскә тырышыгыз!

Кыш үзенекен итә, көннәр кисәк суыта, кисәк җылыта. Берничә көн генә суытып торса да, күңелгә "Өшегәндә нишләргә иде әле, бу бит өшемәдеме икән..." дигән уйлар килә. Өшегәнме юкмы икәнне ничек белергә? Әлбәттә, бу сорауларга тулы җавапны табиблар гына белә. Туңу, өшү белән бәйле сезнең һәм безнең сорауларга Олы Әтнә больницасының...

Кыш үзенекен итә, көннәр кисәк суыта, кисәк җылыта. Берничә көн генә суытып торса да, күңелгә "Өшегәндә нишләргә иде әле, бу бит өшемәдеме икән..." дигән уйлар килә. Өшегәнме юкмы икәнне ничек белергә? Әлбәттә, бу сорауларга тулы җавапны табиблар гына белә.

Туңу, өшү белән бәйле сезнең һәм безнең сорауларга Олы Әтнә больницасының профилактика табибәсе Лилия Хәйруллина җавап бирә.

-Лилия ханым, кеше ни өчен туңа? Өшү кайчан башлана?

- Соңгы берничә көндә көннәр суык тора. Кешеләр суык һава тәэсирендә туңу очраклары белән очраша. Тән туңу аркасында өске катламдагы кан тамырлары кысыла, кан йөреше әкренәя. Артык суыту йогынтысында организмда вакытлыча яисә гомуми үтә суыну барлыкка килә. Бу вакытта кешенең тән температурасы +35 градустан түбәнрәк төшә.

- Организм суынуның ничә төре бар?

- Беренче төре - җиңел. Бу вакытта организмның тән температурасы +35,+33 градуска төшә. Кешедә хәлсезлек, тиз ару, йокы килү күзәтелә. Хәрәкәт итү мөмкинлеге кими, йөрәк пульсы минутына 60-66га җитә. Артериаль кан басымы терекөмеш баганасының 100-140 мм күрсәтә. Зыян күрүченең эчәсе килә, туңа, тән тиресе агара, каз тәне чыга. Икенче төре уртача авырлыкта үтә. Тән температурасы +32,+29 градуска хәтле төшә. Кешенең сулышы сирәк, йөрү мөмкинлеге юк, мәгънәсез караш, пульс әкрен, артериаль кан басымы түбән, зыян күрүченең тән тиресе салкын, аксыл күк төстә. Өшүнең өченче төре - авыр. Тән температурасы +29 градустан түбәнгә төшә. Кешенең аңы юк, күз карасы тар, дөньяга реакциясе юк, сулышы сизелми, йөрәк минутына 34-30 тапкыр гына тибә, артериаль кан басымы күпкә түбән һәм ишетелмәскә дә мөмкин. Тән температурасы +25,+22 градуска кадәр төшә. Өшүнең бу төре үлемгә дә китерергә мөмкин.

- Салкын һава торышы кемнәр өчен хәтәррәк?

Реклама

- Балалар һәм олы яшьтәге кешеләр өчен. Моннан тыш йөрәк һәм кан тамырлары авыртулары белән чирләүчеләр, аз һәм дөрес тукланмаучылар, тәмәке тартучылар өчен дә салкын һава торышы көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

- Профилактик чаралар күреп буладыр...

- Саклану чаралары һәрвакытта да бар. Үтә суыкларда урамга озак вакытка чыкмаска кирәк. Урамга чыгар алдыннан һава торышы белән танышып, тиешенчә җылы киенергә кирәк. Исерткеч һәм психоактив матдәләр кулланмагыз. Урамга чыгар алдыннан тиешенчә туклану да бик мөһим. Кофе эчмәскә, тәмәке тартмаска, җилгә каршы озак йөрмәскә, иркен, берничә кием кияргә кирәк. Ул канның нормаль циркуляциясен булдыра. Киемнәр арасында булган һава җылыны яхшы рәвештә тотып тора. Өске киемнәр су үткәрмәскә тиеш. Аяк киеменең дә уңайлы булуы шарт. Ул кысып тормасын, су үткәрмәсен. Эчлекләре җылы булган аяк киеме һәм җылы оекбашлар кияргә киңәш ителә. Мех бияләйләр һәм җылы шарфлар бәйләгез.

- Ә ниләр эшләргә ярамый?

- Суык вакытларда метал бизәнү әйберләре кию тыела.

- Туңган очракта нишләргә?

- Организмны әкренләп җылытырга. Моның өчен иң элек зыян күрүчене җылы бинага кертергә кирәк. Җылы һәм коры киемнәр киертегез. Одеялга төрергә киңәш ителә. Кайнар һәм күп күләмдә җылы, баллы чәй эчертү һәм туклыклы азык ашату уңай нәтиҗә бирә. Исерткеч эчемлекләр кулланырга киңәш ителми. Шулай ук массаж, кар белән уарга, кайнар ванналар, грелкалар, компресслар, төрле майлар белән ышкырга да ярамый. Зыян күрүченең хәле авыр булса, "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: