Әтнәләр шигырь укырга ярата

21 нче март -ШИГЬРИЯТ көне! Шигыр сөючеләрне котлыйбыз һәм Рүзия Камаеваның берничә шигырен тәкьдим итәбез. Язучылар күп икәнен дә аңлагансыздыр инде... *** Яртысыннан артык гомер үткән, Бәлки үтелгәндер әрәмгә. Яши белеп яшәмәгәнмендер, Тик, яшәлгән инде, яшәлгән. Гөнаһлар да күптер инде өстә, Уразасы инде бозылган. Раббем, үзең кичерә күр, берүк, Тәһарәтсез...
21 нче март -ШИГЬРИЯТ көне! Шигыр сөючеләрне котлыйбыз һәм Рүзия Камаеваның берничә шигырен тәкьдим итәбез. Язучылар күп икәнен дә аңлагансыздыр инде...
***
Яртысыннан артык гомер үткән,
Бәлки үтелгәндер әрәмгә.
Яши белеп яшәмәгәнмендер,
Тик, яшәлгән инде, яшәлгән.
Гөнаһлар да күптер инде өстә,
Уразасы инде бозылган.
Раббем, үзең кичерә күр, берүк,
Тәһарәтсез дога кылынган.
Рухи байлыкларны талап алып,
Күмгәннәр дә тирән чокырга,
Үскәнбез шул атеистлар булып.
Хәзер азапланып чыгарга,
Үрмәләгән булып өскә таба,
Яктылыкка, алга карыйбыз.
Кояш күреп күзләр сукырая,
Дөрес юлны таба алмыйбыз.
Күпме тагын яшисе калгандыр,
Күпме инде гөнаһ җыелган?!
Бер Ходайга барлык өметләрем,
Дингә таба сукмак куелган.
Шул сукмактан таймый, адашмыйча
Барасы ла иде азакка.
Ярлыкауны сорыйм бер Алладан...
Азан моңы керә колакка.
***
Ниләр яздың икән миңа язмыш?
Гел кайгы- хәсрәт һәм тарлыкмы?
Әллә бәхет оныттымы икән
Бу дөньяда минем барлыкны?
Шатлыкларның сукмаклары бер дә
Төшмимени минем тарафка?
Нигә бер яктылык өстәлми соң
Минем моңнар баскан карашка?
Тирә юньне нурга күмгән чакта,
Минем почмак нигә караңгы?
Никләр болай кырыс сыныйсың син
Үзең гомер биргән балаңны?
Әле ярый өмет үлми җанда,
Ярый ла нык сабыр канатым.
Раббем, шунсына да рәхмәтлемен,
Анысын да ничә канаттым...
Нидә икән минем гаепләрем,
Нинди гөнаһ өчен сыналам?...
Якты өмет итеп яшим барыбер,
Бәхет бер килер дип ышанам...
Ышанам!!!
***
Сөюем ике канатлы
Күккә очар көчем бар.
Кочып сөяр, иңен куяр,
Яратырдай кешем бар.
Яшәргә көч биреп торган
Яндырырдай хисем бар.
Мәхәббәтемне бүлешер
Сөеп туймас кешем бар.
Уртак таңым, наз бүлешкән
Онытылмас кичем бар.
Җанымны ярып бирердәй
Мәңге сөяр кешем бар.
Күз яшьләремне сыйдырыр
Шатлык бүләр ишем бар.
Бәхетле итә алырдай
Сөелерлек кешем бар.
Рүзия Камаева *
** Ак күгәрчен оча һаваларда
Үз зарларын безгә сөйлиме?
Аның күңеле дә безнекедәй
Сагыш утларында көйриме?
Ак күгәрчен иңли һаваларны
Канат очларында җил йөри.
Сиңа булган сагыну сагышдардан
Җаным пыскып, яшерен койри.
Ак күгәрчен оча һаваларда
Зәңгәр күктә чиксез тирәнлек.
Бары үзем генә беләм сине
Ничек сөеп, янып көйгәнне.
Ак күгәрчен бизи һаваларны
Бәхет теләп очсын пар булып.
Кавышырга язсын бу җиһанда
Мәңге аерылмас яр булып.
Рүзия Камаева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 14:30Татарстан Хезмәт министрлыгы: Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмый Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак.700
-
4 июль 2022 - 11:30Белгеч киләсе елда отпуск алу өчен финанс ягыннан отышлы айларны атады Киләсе елда отпуск алу өчен август һәм октябрь айлары финанс ягыннан отышлы булачак.3700
-
4 июль 2022 - 10:36Театр артисты гаиләсендә зур шатлык Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар драма театры артисты гаиләсендә зур шатлык.8700
-
4 июль 2022 - 09:27В Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось вручение дипломов выпускникам 2021-2022 учебного года Представители АО «Транснефть - Прикамье» приняли участие в церемонии вручения дипломов выпускникам Канашского транспортно-энергетического техникума – одного из корпоративных образовательных центров компании.6000
-
4 июль 2022 - 09:18Имтихан тотканнан ким булмады Нәрсә дисәм дә, үземне шушы урында, шушы сәхнәдә, шушы кешеләр арасында таба алганыма рәхмәт әйтәсе килә Аллаһыма.7903
-
3 июль 2022 - 14:12Калыргамы, китәргәме? Элегрәк “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер бар иде.14600
-
3 июль 2022 - 12:07138 белгеч чыга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да диплом тапшыру тантанасы узды.10200
-
3 июль 2022 - 10:11«Без каршы» 26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.8200
-
3 июль 2022 - 08:05Балалар ялы дәвам итә Балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокал ансамбле белән «Ал чәчәк» бию коллективы «Сәләт»кә китә.9500
-
2 июль 2022 - 16:38Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.17500
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.24800
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.10300
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.19300
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.50800
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.98500
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.25800
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.24800
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.24500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика