Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр шигырь укырга ярата

Алсиня Салахова Безнең сөю һава торышыдыр, Әле кояш, әле кар анда. Үзәкләргә үтә салкыннары, Чүлләр кайнарлыгы бар анда. Буран икән, шундый: күз ачмаслык Адашырлык хисләр эчендә. Әле ярый юллар табыр өчен, Сабырлыклар биргән кешегә. Яңгырлары булса, кисеп ява Үзәгеңә хәтта үтәрлек! Яңгырларда түңмас өчен, ахры, Мәхәббәтне биргән җитәрлек. Безнең сөю...

Алсиня Салахова

Безнең сөю һава торышыдыр,

Әле кояш, әле кар анда.

Үзәкләргә үтә салкыннары,

Чүлләр кайнарлыгы бар анда.

Буран икән, шундый: күз ачмаслык

Адашырлык хисләр эчендә.

Әле ярый юллар табыр өчен,

Сабырлыклар биргән кешегә.

Яңгырлары булса, кисеп ява

Үзәгеңә хәтта үтәрлек!

Яңгырларда түңмас өчен, ахры,

Мәхәббәтне биргән җитәрлек.

Безнең сөю һава торышыдыр,

Иртән җылы, төнлә суыта.

Бозылмасын, яхшы торсын, диеп,

Йөрәк кенә һаман ут йота!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев