Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, “Шәймиевский” кемнәргә бирелә?

Без сезне тыңлыйбыз "Шәймиевский" кемнәргә бирелә? Ипотекага баскан кешеләрнең кайберләре "Шәймиевский" 200 мең сум пособие ала, тик бу бөтен кешегә дә бирелми. Мин үзем Казанда яшим, ипотекага фатир алдык. Әтнәдә пропискада торам. Әтнәдә "Шәймиевский" бөтенләй түләнми дип ишеттем. Беләсем килә,200 мең сум акча кемнәргә генә бирелә икән һәм аны алу...

Без сезне тыңлыйбыз

"Шәймиевский" кемнәргә бирелә? Ипотекага баскан кешеләрнең кайберләре "Шәймиевский" 200 мең сум пособие ала, тик бу бөтен кешегә дә бирелми. Мин үзем Казанда яшим, ипотекага фатир алдык. Әтнәдә пропискада торам. Әтнәдә "Шәймиевский" бөтенләй түләнми дип ишеттем. Беләсем килә,200 мең сум акча кемнәргә генә бирелә икән һәм аны алу тәртибе ничек?

Г. Лилия, Казан шәһәре

"Шәймиев"түләве - ул социаль ипотека түләвен киметер өчен бирелә торган Хөкүмәт ярдәме. Шул рәвешле Хөкүмәт торак шартларын яхшыртыр өчен ипотека алган, шул фатир өчен түләгәндә баласы туган яшь гаиләләргә булыша. Бу түләү 2007 елның 2 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты чыгарган 366 нчы карар белән расланган. Әлеге карарның 7 пунктында 200 мең сумның кемнәргә тиешлеге язылган. Ул чорда идарә иткән Татарстан Президентының исеме белән халык теленә кергән.

Лилия, сезнең сорауга аңлаешлы җавап бирү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиковка мөрәҗәгать иттек.

Һәм аның җавабы белән сезне дә таныштырып китәбез.

- "Шәймиев" түләве безнең Әтнә районында да бирелә. Аны инде быел гына да дистәгә якын яшь гаилә алды. Әлеге түләүне алу өчен, яшь гаиләнең бала туганчы социаль ипотекага чиратка басуы, һәм бу гаиләнең ТР Президенты каршында эшләп килүче "Дәүләт торак фонды" Реестрына кертелүе, кертелгәнлеккә кулларында белешмә яисә һичьюгы беренчел сайлау протоколы булуы һәм шул вакытка ипотека суммасын түләп барулары кирәк. Әлеге шартлар үтәлеп, ипотека суммасын түләгән вакытта яшь гаиләдә бала туа икән, аларның алда әйткән 200 мең сум акчаны алу мөмкинлекләре бар. Бу акчаны алу өчен бала туу турындагы таныклыкның нотариаль контора тарафыннан расланган күчермәсе, бала исеменә тутырылган ИНН, СНИЛ һәм баланың яшәү урынында теркәлгәнлегенә белешмә белән миңа килергә кирәк. Без үзебез акчаны бирмибез, ә тиешле формалы документны тутырып алда әйтелгән Дәүләт торак фондына җибәрәбез генә. Калганын алар хәл итә. Әлеге 200 мең сумны акчаны ипотека түләүне дәвам иткәндә икенче, өченче, дүртенче бала туган очракта да кабат алып була. Бары алда әйтелгән шатларның үтәлүе генә кирәк. Бу хакта Әтнәдә социаль ипотекага басучы һәр яшь гаилә белә, чөнки без аларга рәсми документ тутырганда ук аңлатабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев