Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, сидек капчыгы яман шеше

Хәзерге вакытта сидек капчыгы яман шеше онкологик авырулардан ирләр арасында - 8 урында, хатын-кызлар арасында 18 урында тора. Илфат ГАЛИЕВ, табиб Авыручыларның күбесен олы яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Чагыштырмача аз таралуы нәтиҗәсендә күп вакытта халык бу авыруга тиешенчә игътибар бирми. Сидек капчыгы рагы килеп чыгуда төп факторлар: буяу матдәләре, химик...

Хәзерге вакытта сидек капчыгы яман шеше онкологик авырулардан ирләр арасында - 8 урында, хатын-кызлар арасында 18 урында тора.

Илфат ГАЛИЕВ, табиб

Авыручыларның күбесен олы яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Чагыштырмача аз таралуы нәтиҗәсендә күп вакытта халык бу авыруга тиешенчә игътибар бирми. Сидек капчыгы рагы килеп чыгуда төп факторлар: буяу матдәләре, химик сумалалар, ягулык-майлау материаллары белән озак вакыт контактта булу, тәмәке тарту, йонлаштыручы нурланышка дучар ителү, сидекнең сидек капчыгы белән озак вакыт контактта булуы. Озак вакыт орган белән сидек арасында контакт аденома простаты, сидек капчыгында ташлар булу нәтиҗәсендә, тиешеннән артык контакт сидек капчыгының лайлалы тышчасына зыян килгән очракларда ( цистит, венерик авырулар) күзәтелә.

Сидек - организмдагы калдык, агулы кирәкмәгән матдәләр җыелмасы, үзе үк канцероген санала. Авыру билгеләре: сидектә кан булу, еш һәм авырттырып сию, касыкта авырту тою, хәлсезлек, баш авырту һәм температура күтәрелү. Озак вакыт авыру симптомнарсыз үтәргә дә мөмкин. Мондый очракларда сидек һәм кан анализлары, УЗИ ярдәмендә диагноз куярга мөмкин. Дәвалау өч өлештән тора: операция, химио-физиотерапия. Авыру никадәр иртәрәк билгеләнсә, дәвалау шуның кадәр тизрәк, җиңелрәк һәм эффектлырак була. Моның өчен югарыда әйтелгән симптомнар сизелү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яшерен формада башланган авыру медосмотр, диспансеризация вакытында билгеләнә ала. Һәрвакыт истә тотарга кирәк: авыруны дәвалауга караганда булдырмый калу җиңелрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев