Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, сизми дә каласың икән...

Редакция почтасыннан Сизми дә каласың икән... Уза икән гомерләр. Өлкәнәюеңне сизми дә каласың. Гомер үткән саен күңелләр нечкәрә, күзләргә яшьләр ешрак тула. Аздан гына хәтер кала, аздан гына күңел була. Балаларыңның, туганнарыңның, дус һәм танышларыңның җылы карашы, ихтирамы сине күкләргә күтәрә... Күптән түгел генә булган очрашулардан соң бу сүзләргә тагын...

Редакция почтасыннан

Сизми дә каласың икән...

Уза икән гомерләр. Өлкәнәюеңне сизми дә каласың. Гомер үткән саен күңелләр нечкәрә, күзләргә яшьләр ешрак тула. Аздан гына хәтер кала, аздан гына күңел була. Балаларыңның, туганнарыңның, дус һәм танышларыңның җылы карашы, ихтирамы сине күкләргә күтәрә...

Күптән түгел генә булган очрашулардан соң бу сүзләргә тагын да инанасың. Безнең җирле үзидарә, Күңгәр хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр моны бик яхшы аңлыйлар һәм өлкәннәргә булган хөрмәтләрен һәрчак сиздереп торалар.

Илебез буенча октябрь ае башында барган ункөнлек - "Өлкәннәр көне"ндә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бездә дә матур традициягә әйләнде. Быел да бу бәйрәмне искиткеч матур итеп үткәрүләре һәрберебезгә дә ошады. Авыл җирлеге башлыгы Гарипова Гөлназ Хафиз кызының өлкәннәргә сөйләгән чыгышында:" Кадерлеләребез, Сезнең тырышлыгыгыз, көнне-төнгә ялгап намуслы эшләвегез зур хөрмәткә һәм мактауга, ялга лаек,- дип мөрәҗәгать итүе күңелләргә бигрәк тә хуш килде.

Бу бәйрәмгә Күңгәр урта мәктәбендә Күңгәр хуҗалыгы ярдәме белән матур итеп мул табыннар хәзерләнгән иде. Өлкәннәр бер-берләрен сагынышканнар: сөйләшеп туя алмадылар. Мул өстәл артында утыручыларны моңлы тавышлары белән Р. Әхмәтова , И. Галиаскаров, А. Дәүләтгәрәева, Һәм Л.Әхмәтова, Г. Закиров, Л. Хисмәтуллина, Г.ШиҺаповлар сөендерделәр. Күшәр авылыннан менгән үзешчәннәребез Ф.Әхмәдшина, Р.Вәлиуллина, Ф.Гаффарова, Я.Шакированың да чыгышлары искиткеч матур булды.

Яшьлекләрен искә төшереп бер күмәкләшеп биеп тә алды кунаклар. Ф.Галиев, Ф.Хөснетдинов, Н.Галиевалар үзләренең яшьлек елларын, хезмәттәшләрен, мәрхүм дусларын искә төшереп, үткәннәргә алып кайттылар. Буыннар чылбырын тагын да ныгытып оныкларның җырлавы әби-бабайларның күңелен бигрәк тә нечкәртеп җибәрде. Кичә тәмам, ә һәркемнең күңелендә - олы рәхмәт хисләре. Бу чиксез рәхмәтләр оештыручыларга, җырчыларга, пешекчеләргә. Һәрберебезнең күңелендә бер теләк: алдагы елларда да шушы составта һәм тагын килеп өстәлүче өлкәннәр белән бергә күрешергә насыйп булсын иде.

Суфия Галиева,

Түбән Шашы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев