Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр сәламәт яшәү рәвеше яклы

2015 ел- йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы Сәламәтлегебезне үзебез кайгыртыйк! Хәтерләсәгез, 2014 елда үлүчеләрнең 53 проценты кан әйләнеше авыруларына туры килә иде. Шунлыктан агымдагы ел йөрәк- кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан ителде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына карасак, хәтта хәзерге заманның иң алдынгы технологияләрен кулланучы дөньяның...

2015 ел- йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы

Сәламәтлегебезне үзебез кайгыртыйк!

Хәтерләсәгез, 2014 елда үлүчеләрнең 53 проценты кан әйләнеше авыруларына туры килә иде. Шунлыктан агымдагы ел йөрәк- кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан ителде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына карасак, хәтта хәзерге заманның иң алдынгы технологияләрен кулланучы дөньяның әйдәп баручы илләренең сәламәтлек саклау системасы да үлем очракларын 20 процентка гына туктата ала икән. Төп резерв - кеше үзе, һәм аның яшәү рәвешенә тәэсире, дип аңлата белгечләр. Нәкъ менә кешенең үз сәламәтлеген саклауга керткән өлеше 50-55 процентны тәшкил итә икән. Белгәнебезчә, халыкның сәламәтлегенә тәэсир итүче хәвеф- хәтәр факторы булып һаман да стресс, рациональ булмаган туклану, тарту, алкоголь куллану, физик активлыкның аз булуы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев