Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, СНИЛСның яңа үрнәге бирелә башлый

Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының яңа үрнәге 2016 елның октябреннән бирелә башлаячак. Анда җенес алыштырганда таныклыкны алыштырырга кирәк, дигән язу булмачак, дип хәбәр итә РИА "Новости" Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов сүзләренә сылтама белән. Элегрәк РФ Җәмәгать палатасында мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының икенче ягында гражданин җенесен алыштырган очракта таныклыкны алыштырырга...

Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының яңа үрнәге 2016 елның октябреннән бирелә башлаячак.

Анда җенес алыштырганда таныклыкны алыштырырга кирәк, дигән язу булмачак, дип хәбәр итә РИА "Новости" Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов сүзләренә сылтама белән.

Элегрәк РФ Җәмәгать палатасында мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының икенче ягында гражданин җенесен алыштырган очракта таныклыкны алыштырырга кирәк , дип язу әхлаксызлык дип белдерелгән иде.

"Ул документ октябрь аенда бирелә башланачак. Хәзер без Юстиция министрлыгыннан теркәлгән текст белән яңа норматив документны көтәбез. Алу белән үк тапшыра башлаячакбыз", - дигән Дроздов.

Соңрак Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте "Новости" агентлыгына таныклыкта җенесне алыштыру турындагы юл якын арада юкка чыгачак, дип белдерде. http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев