Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр сокланган бакча

Олы юл янәшәсендә булгач, узган-барган сокланмый калмыйдыр Олы Әтнә мәктәбенең яшелчә бакчасына, үзем дә туктап карап тордым. Сүрия МИНГАТИНА Яшелчә түтәлләре бер-бер артлы тезелеп киткән, ник бер чүп булсын. Бар да тәртип. Елның елында, җәй буе шулай күз явын алып торалар. Нәрсәсенә гаҗәпләнәсең, укучылар хезмәте инде бу, диярсез. Сүз дә...

Олы юл янәшәсендә булгач, узган-барган сокланмый калмыйдыр Олы Әтнә мәктәбенең яшелчә бакчасына, үзем дә туктап карап тордым.

Сүрия МИНГАТИНА

Яшелчә түтәлләре бер-бер артлы тезелеп киткән, ник бер чүп булсын. Бар да тәртип. Елның елында, җәй буе шулай күз явын алып торалар. Нәрсәсенә гаҗәпләнәсең, укучылар хезмәте инде бу, диярсез. Сүз дә юк, балалар эшли монда, ә оештыру югары дәрәҗәдә.

"Әлеге мәктәп бакчасы белән безнең биология укытучысы Ләйсирә Зәйнуллина җитәкчелек итә, барысы да аның күзәтчелегендә, кайда нәрсә утыртасын да ул хәл итә, кайчан кайсы орлыкны чәчәсен дә үзе белә. Ә без аны тыңлыйбыз. Быел азрак үзгәлек кертеп, 4 сыйныф укучыларын да мәктәп бакчасында эшләтә башладык. Хезмәт тәрбиясе алалар, үзләре дә өйрәнәләр, бергә-бергә күңелле дә... ",- дип сөйли мәктәп директоры Гөлүсә Рәхимҗанова.

Эшлиләр дип зурдан кубып сөйләсәк тә, бер сәгать ярым инде бу эшләү вакыты. Башка сыйныфлар иртәнге сәгать 8 дән 12 сәгатькә кадәр хезмәт куялар. Һәр классның бакчада эшләү буенча үз графигы һәм һәр классны үз укытучысы эшләтә. Шул рәвешле җәй дәвамында укучылар өзелми мәктәп бакчасыннан, нәтиҗәсе дә куанычлы.

"Укучылар үзебезнең ашханә өчен эшлиләр, кышның кыш буе әнә шул үзләре карап үстергән яшелчә-җиләк- җимешне ашыйлар. Төрлечә эшкәртәбез, салатлар да ясала, җиләк-җимешнең эшкәртүдән калганын катырабыз. Алма, карлыган компотларын укучылар бик яратып эчәләр. Өлгергән яшелчә, җиләк-җимешнең бер өлешен сатабыз, саткан акчага ашханәгә савыт-сабалар алабыз, шул гынамы димәгез, мәктәптә 400 бала укый, ел саен савыт-сабаны яңартып торабыз, ала башлагач байтак кирәк", - ди мәктәп директоры.

Ашаган белми, тураган белә, диләр. Узган ел әзерләгән яшелчәләре әле беткән аларның, "Лагерь балаларына ашатып бетердек", - диләр.

Биредә эшләүче укучылар да зарланмый, "Бер авырлыгы да юк, елның елында эшлибез. Монда өйрәнгәнне өйгә кайткач та кулланабыз. Яшелчә үстерүнең үз серләре бар аның", - диләр. Ләйсирә Кыям кызы да укучылар хезмәтеннән бик канәгать. Уртак хезмәт җимеше күз алдында...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев