Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр социаль пакет алмый

Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы кешеләрнең "Соцпакетмы, әллә акча сайларгамы?" дигән мәсьәләгә бик җиңел караулары табибларда зур борчу тудыра. Тик торганда да түгел, Әтнә районы буенча 2063 социаль пакет алырга тиешле кешенең 1432се социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканнар. "Бу 69,4 процентны тәшкил итә", - ди Пенсия фондының Әтнә бүлекчәсе башлыгы Гөлсинә...

Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы кешеләрнең "Соцпакетмы, әллә акча сайларгамы?" дигән мәсьәләгә бик җиңел караулары табибларда зур борчу тудыра.

Тик торганда да түгел, Әтнә районы буенча 2063 социаль пакет алырга тиешле кешенең 1432се социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканнар. "Бу 69,4 процентны тәшкил итә", - ди Пенсия фондының Әтнә бүлекчәсе башлыгы Гөлсинә Нургали кы зы Нәҗмиева.

- Әлеге социаль хезмәтләр җыелмасының кирәклеген аңлатып та карыйбыз, аңлап бетермиләрме шунда, пакеттан баш тартучылар саны күп. Дөрес төрлесе бар,быелдан алырга тиешлеләр пакетны сайладылар, акча алып килгәннәр дә пакетка күчә, ә күпчелек элек социаль пакет алмаган кешеләр, алар, кызганычка каршы, быел да акча алуны кулай күрәләр. Кешегә теләсә кайсы вакытта кыйммәтле дәвалану кирәк булырга мөмкин, аңлыйсылары килми. Бер авырту да үзләренә килмәс кебек тоеладыр инде. Республикабызда 90 мең кеше онкологик авырулар белән исәптә тора - һәр 43нче татарстанлыда яман шеш табыла. Шикәр авыруы белән чирләүчеләр 110 меңнән артык, ә йөрәк-кан әйләнеше авырулары тагын күпме. Безнең районда да җитәрлек бу авыртулар, шулай булса да пакеттан баш тартучылар күбәя...- ди район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов.

Ә алмаучыларның үз фикере, "Дарулар юк, вакытында кайтмый, ул арзанлы даруларның бер файдасы да юк. Пакетны алып та даруларның күбесен сатып алабыз шул", - диләр.

Һәр ике як та үзенә күрә хаклы...

Исегезгә төшерәбез: : социаль хезмәтләр җыелмасына хокукны кире кайтару өчен, агымдагы елның 1 нче октябренә кадәр Пенсия фонды бүлегенә гариза тапшырырга кирәк. Cоцпакеттан баш тарткан кеше, кискен авыруы килеп чыккан очракта да, программага кире кайта алмаячак, шуңа күрә уйлап бетерү кирәк, әле вакыт бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев