Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр "социаль пакет"ны сайлый

"Социаль пакет" аласыңмы, акчамы? "Ватаным Татарстан" газетасында (№ 129, 6 сентябрь, 2014 ел) басылган "Мин - Жанна Фриске түгел, миңа кем булышыр?" - дигән язманы укыгач, миндә дә шул темага карата мәкалә язу теләге туды. 2014 елга район үзәк больницасында 2146 инвалид исәптә торган һәм аларның 618е"социаль пакеттан" файдаланган.("Әтнә таңы"...

"Социаль пакет" аласыңмы, акчамы?

"Ватаным Татарстан" газетасында (№ 129, 6 сентябрь, 2014 ел) басылган "Мин - Жанна Фриске түгел, миңа кем булышыр?" - дигән язманы укыгач, миндә дә шул темага карата мәкалә язу теләге туды.

2014 елга район үзәк больницасында 2146 инвалид исәптә торган һәм аларның 618е"социаль пакеттан" файдаланган.("Әтнә таңы" - 4 декабрь, 2013 ел).Аларны процент теленә күчерсәк, 71,2%ы - "социаль пакет"тан баш тартып, акчалата компенсация, ә 28,8%ы - рецепт белән бушка дару алучылар.

Әгәр дә инвалидлар 2015 елга "социаль пакет"тан файдаланырга телиләр икән, 2014 елның 1 октябренә кадәр районның Пенсия бүлегенә килеп гариза язарга тиешләр.(2014 елда аны алучыларга яңадан гариза язарга кирәкми).Әгәр дә инвалидлар 2015 елга "социаль пакет"тан баш тартырга телиләр икән, шулай ук Пенсия бүлегенә гариза язалар.

"Соңиаль пакет"тан баш тартканчы, башта ныклап уйларга, "Җиде кат уйла, бер кат кис", - дигән мәкальдән чыгып эш итәргә киңәш итәр идем. Бу пакеттагы дару өлешеннән баш тартып, аны айлык 679 сум акчалата компенсациягә алыштыру кайбер төр авырулар белән авыручы инвалидлар өчен зур хата да булырга мөмкин. Ә авыру кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә яман шеш, шикәр диабеты, бронхиаль астма белән авыручылар, психик авырулар. Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар иң кыйммәтләре: ярты елга 3 - 5 мең сумнан 300 -400 мең сумга кадәр. "Социаль пакет"ның дару өлешеннән баш тарткан инвалидларның авырулары көчәеп яки яңа авырулары килепчыгып, бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очраклар еш була. Бу очракта, аларны кимендә бер ел буе синең үзеңә сатып алырга туры киләчәк. Чөнки 1 октябрьдән соң ел дәвамында карарыңны үзгәртә алмыйсың.

Минем үземә 2011 елның май аеннан 2 төркем инвалидлык бирелде. Үпкәдә яман шеш барлыкка килеп, аңа 2 тапкыр операция ясадылар. Бу диагнозны белгәннән соң, минем "социаль пакет"ның дару өлешеннән баш тартканым юк. Чөнки еллар буе авыруларның хәле бер төрле генә тормый, төрле сәбапләр нәтиҗәсендә авыру көчәя яки икенче органнарга да күчәргә мөмкин. Язмышыңа сылтап, төшенкелеккә бирелмичә,авыруны төрле юллар белән җиңәргә тырышасың. Ләкин, кыйммәтле дарулар да кулланмыйча булмый. Мәсәлән, мин 2013 елның сентябреннән 2014 елның мартына кадәр, 6 ай буе (6 курс) химиотерапия уздым, ягъни 6 пачка капецитабин дигән таблеткалар эчтем. 1 пачканың бәясе якынча 13 мең сум тора. Хәзерге вакытта ай саен бусерелин дигән укол кадатам һәм флутамид (250мг,№100) дигән таблеткалар эчәм. Аның беренчесенең бәясе якынча 4 мең сум торса, икенчесенең бәясе - 1,6 мең сум тора. Бу даруларны мин рецепт белән РКОДнан яздырып алдым. Район үзәк больницасыннан рецепт белән алган даруларны да кертеп, мин 1 ел эчендә якынча 100 мең сумлык дару кулланганмын. Чагыштырып карагыз: 679 сум х 12 ай = 8148 сум һәм 100 000 сум.

"Социаль пакет" тагы айлык 679 сум - иминият акчасы. Ул акчалар инвалидларда "социаль пакет" рәвешендә калганда ташламалы кыйммәтле дарулар белән тәэмин ителеш к,үбрәк булыр иде. Без бит үзебезнең йортны, милекне һәм терлекләрне ел саен ирекле иминиятләштерәбез һәм уйламаганда бәла-каза килсә (Аллаһ сакласын!) еллык түләнгән акчадан күп тапкыр артыграк иминият акчасы алабыз. Бәла - каза булганда, җыелган акчаларның күп өлеше каза күрүчнеләргә тотыла. "Социаль пакет" тагы дару өлеше дәинвалидлар өчен нәкъ шундый роль уйный. Дарулар өчен җыелган акча бүген кемгәдер бик кирәк, иртәгә сиңа кирәк булуы бар.

Әле 1 октябрьгә кадәр бераз вакыт бар. Нинди дә булса карарга килгәнче, тагын бер кат уйла: "социаль пакет" аласыңмы, әллә акчамы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев