Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр социаль пакеттан файдаланырмы

"Үз сәламәтлегең өчен акча жәлләргә кирәкми". Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин 2016 ел өчен гражданнарны социаль пакет белән тәэмин итүгә багышланган видеоконференция режимындагы республика селектор киңәшмә барышында әнә шулай диде. Социаль пакеттан, аның барлык мөмкинлекләреннән баш тарткан очракта, ай саен 716 сум 40 тиен акча алып барачаксыз. Тик бу акча...

"Үз сәламәтлегең өчен акча жәлләргә кирәкми".

Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин 2016 ел өчен гражданнарны социаль пакет белән тәэмин итүгә багышланган видеоконференция режимындагы республика селектор киңәшмә барышында әнә шулай диде. Социаль пакеттан, аның барлык мөмкинлекләреннән баш тарткан очракта, ай саен 716 сум 40 тиен акча алып барачаксыз. Тик бу акча авыртып китә калсагыз, кыйммәт дарулар алырга ярдәм итә алмаячак. "Мин бу дәүләт ташламасын хәерчелектән иминиятләү дип атыйм. Бүген бу акчага бер генә иминият компаниясе дә иминиятләми, ә дәүләт иминиятли. Республика халкы әнә шуны аңласын иде. Үз сәламәтлегең өчен акча жәлләргә кирәкми", - дип халыкка мөрәҗәгать итте министр. Социаль пакет алырга теләүчеләр һәр елдагыча район Пенсия фондына килеп, 1 октябрьгә кадәр гариза язарга тиешләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев