Әтнә таңы

Әтнәләр, соцпакет 2016: акчамы, пакетмы...

Белми калмагыз! Әтнәләр, соцпакет 2016: акчамы, пакетмы... Елның елында сүзгә кала торган, соңыннан кыен хәлләргә куя торган бер нәрсә- ул картлык буенча, я инвалидлык буенча пенсия алучылар өчен социаль пакет мәсьәләсен хәл итү. Әле иртәрәк бит дип әйтергә ашыкмагыз, исегезгә төшерәбез, уйлый торыгыз. Социаль пакет алу-алмауны сентябрь ае ахырына хәл...

Белми калмагыз!

Әтнәләр, соцпакет 2016: акчамы, пакетмы...

Елның елында сүзгә кала торган, соңыннан кыен хәлләргә куя торган бер нәрсә- ул картлык буенча, я инвалидлык буенча пенсия алучылар өчен социаль пакет мәсьәләсен хәл итү. Әле иртәрәк бит дип әйтергә ашыкмагыз, исегезгә төшерәбез, уйлый торыгыз.

Социаль пакет алу-алмауны сентябрь ае ахырына хәл итеп, бер карарга килергә кирәк була. Киләсе елга дәүләт тарафыннан бирелә торган социаль пакетның бәясе күпме һәм ул үз эченә нәрсәләрне ала соң?

- Агымдагы ел өчен социаль пакетның бәясе 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Аның эчендә ге 766 сум 55 тиен - дарулар өчен, 118 сум 59 тиен - санаторий- курорт юлламалары өчен, 110 сум 09 тиен тимер юл өчен каралган. Әле мөрәҗәгать итүчеләр күп түгел. Бер кеше килеп "Социаль пакет урынына акча алам", дип язып китте... - диделәр районның пенсия фонды бүлегендә.

Социаль пакеттан баш тартып, акчаны сайлар алдыннан ныклап уйлануыгыз кирәк. "Уйламаган хәлләр килеп чыга. Авыру сорап килми, кыйбатлы дарулар кирәк була. Пакетны сайламаган очракта без булыша алмыйбыз, ә пакетны сайлаган очракта, сезгә тиешле дәваны дәүләт күтәрә..." - дип еш аңлата табиблар. Уйлый торыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: