Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр стаканлап варенье кайната

Кара карлыган өлгерде. Бар да кышка әзерләнә. Әтнәләр карлыганның бер өлешен җыеп туңдыргычка салса, бер өлешеннән варенье ясыйлар. Килолап түгел, стаканлап. Сез дә ясап карагыз, бик тәмле була, "желеобразный", диләр урыслар. Ясыйбыз: 11 стакан карлыган җыябыз. Табакка 2-3 стакан су салабыз, 7 стакан шикәр комы кушып ширбәт ясыйбыз. Шуңа 11...

Кара карлыган өлгерде. Бар да кышка әзерләнә. Әтнәләр карлыганның бер өлешен җыеп туңдыргычка салса, бер өлешеннән варенье ясыйлар.

Килолап түгел, стаканлап. Сез дә ясап карагыз, бик тәмле була, "желеобразный", диләр урыслар.

Ясыйбыз: 11 стакан карлыган җыябыз. Табакка 2-3 стакан су салабыз, 7 стакан шикәр комы кушып ширбәт ясыйбыз. Шуңа 11 стакан карлыган салып, кайнап чыккач сүрән утта 15 минут кайнатабыз.Уттан алып, тагын 7 стакан өстәп шикәр комы салып болгатабыз. Суынгач, банкаларга тутырабыз. Күргәнегезчз, 11 стакан карлыганга 14 стакан шикәр комы китә. Карлыганыгыз күп булса, шул саннарны икегә тапкырлагыз. Тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев