Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр су буенда бала ялгыз булмаска тиеш

Суга батучылар хакында ишетеп беләсездер. Быел ТРда узган ел белән чагыштырганда суга батучылар 30% ка арткан. Россия буенча да арту күзәтелә. "Эссе көннәр килүгә балаларыгызны плотина, су буйларына ялгыз җибәрмәгез. Балаларын үзләре белән су буена алып баручы әти-әниләр дә игътибарлы булсыннар. Биектауда машинадагы хатын-кызның ике баласы белән суга төшеп китүен...

Суга батучылар хакында ишетеп беләсездер. Быел ТРда узган ел белән чагыштырганда суга батучылар 30% ка арткан. Россия буенча да арту күзәтелә.

"Эссе көннәр килүгә балаларыгызны плотина, су буйларына ялгыз җибәрмәгез. Балаларын үзләре белән су буена алып баручы әти-әниләр дә игътибарлы булсыннар. Биектауда машинадагы хатын-кызның ике баласы белән суга төшеп китүен ишеткәнсездер, 2010 елгы баланы коткаралар, әнисе белән 2 яшьлек бала батып үлә. Арчада да 2 егет суга батты. Әтнәдә дә мондый хәл кабатлана күрмәсен иде. Шуның өчен саклык чараларын алдан күреп, үзегезнең, балаларыгызның гомерләрен хәлдән килгәнчә сакларга тырышыгыз", - ди Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге белгече Илшат Мәхмүтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев