Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, сугару машиналары җитештерелә

Бер ел эчендә 100 ләп су сиптерү машинасын җитештерү ниятләнә Татарстан басуларын корылыктан саклап калу максатында сугару эшләре алып барыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. "Республикадагы 3,5 млн га сөрүлек җирләрне бернинди мелиорация белән...

Бер ел эчендә 100 ләп су сиптерү машинасын җитештерү ниятләнә

Татарстан басуларын корылыктан саклап калу максатында сугару эшләре алып барыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

"Республикадагы 3,5 млн га сөрүлек җирләрне бернинди мелиорация белән дә колачлап булмый. Моның өчен Татарстанның бюджеты да җитмәячәк", - ди Марат Әхмәтов. Быел "Татмелиорация" траст компаниясе "Казанка" су сибү машиналарын җитештерүгә керешкән. Яңгыр яудыру машинасы бөртекле, яшелчә, техник культураларга, күпьеллык үләннәргә, көтүлек җирләренә, шулай ук озын сабаклы башка культураларга су сибү өчен каралган. Яңа агрегатны Халыкара кыр көннәрендә дә күрсәткәннәр.

Министр әйтүенчә, сыйфаты ягыннан ул Австрия, Италия һәм Америка җиһазларыннан ким түгел, ә аны җитештерү 35 процентка арзанракка төшә. "Бүгенге көндә унынчы җайланманы җитештерү төгәлләнү алдында. Без елына шундый 100 ләгән машина җитештереп, Татарстанда гына кулланып калмыйча, республикадан читкә дә чыгара алачакбыз", - диде ул. "Безнең бурыч - яшелчә культуралары һәм бәрәңге басуларын, сөт терлекчелеге киң таралган авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларын дымландыру. Республикада 26 мең га якын басуларга су сибелә. Елдан-ел дымландырыла торган мәйданнарны артырабыз, аеруча киңәю максатын күздә тоткан махсуслаштырылган хуҗалыкларда", - дип белдерде .

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстанда чәчүлек җирләренең 30 проценты гына иминиятләштерелгән. Җыелган уңыш күрсәткече узган 5 елдагы уртача күрсәткечтән 25 процентка түбән булган вакытта гына иминият очрагы туа. "Язның уңышлы булуын, көзге культураларның кышны әйбәт чыгуын исәпкә алып, без быелгы уңышны иминиятләштерү белән артык мавыкмадык. Иминият очрагы булмас иде барыбер. Булмавы хәерле дә", - диде ул. Марат Әхмәтов иминиятләштерелгән уңышның нигездә "Кызыл Шәрыкъ", "Ак барс холдинг", "Агросила Групп" кебек хәлле компанияләрдә, мөстәкыйль авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булуын әйтте.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/08/122803/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев