Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр сугыш техникасын өйрәнә

Бөтенроссия мәгълүмат-агитация акциясе- "Шундый һөнәр бар- Ватанны саклау" Әлеге акция кысаларында хәрби көчләрнең структурасы өйрәнелә, Татарстан Республикасында РФ Хәрби көчләренә призывниклар әзерләү, әлеге хезмәтнең оештырылу дәрәҗәсе карала. Арча-Әтнә хәрби комиссариатында бу эш акция барышында гына бармый, чөнки елның-ел дәвамында мәктәпләрдә, училище-техникумнарда төрле дәрәҗәдәге очрашулар гел узып тора. Арчада мондый очрашулар...

Бөтенроссия мәгълүмат-агитация акциясе- "Шундый һөнәр бар- Ватанны саклау"

Әлеге акция кысаларында хәрби көчләрнең структурасы өйрәнелә, Татарстан Республикасында РФ Хәрби көчләренә призывниклар әзерләү, әлеге хезмәтнең оештырылу дәрәҗәсе карала.

Арча-Әтнә хәрби комиссариатында бу эш акция барышында гына бармый, чөнки елның-ел дәвамында мәктәпләрдә, училище-техникумнарда төрле дәрәҗәдәге очрашулар гел узып тора. Арчада мондый очрашулар узган елдан бирле бара.

Әтнә районында сирәгрәк, чөнки яшүсмерләр азрак. Менә шуңа күрә бүген Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залына техникумда укучы егетләр дә, мәктәпләрдә укучы яшүсмерләр дә җыйналган иде.

Укучылар белән бергә аларның укытучылары да, мәгариф хезмәткәрләре зур кызыксыну белән Россия Хәрби көчләренең ни дәрәҗәдә кораллануы, Ватанны саклау өчен нинди эшләр башкарылуы, призывникларның әзерлеге, хәрби частьләрнең ни дәрәҗәдә солдатлар өчен уңай булуы хакындагы фильмны карадылар. Хәрби комиссар Алмаз Борһановны зур кызыксыну белән тыңладылар.

Сораулар бирүчеләр дә булды.

- Ишеткәнем бар иде, альтернатив хезмәт нәрсә ул?

- Мәсәлән, син миңа дин буенча үзеңә мылтык тотарга ярамаганлыгын исбат итсәң, мин гариза язып, сине икенче төрле хезмәткә җибәрүләрен сорыйм. Больницаларда санитар булып хезмәт итәргә мөмкинсең, кайсы хезмәткә кеше җитми, сине шунда җибәрү мөмкинлеге бар мондый очракта, дип аңларга кирәк моны. Элек бар иде бездә мондый хезмәткә баручылар, хәзер юк. Егетләребез киресенчә десант, хәрби диңгез флоты белән кызыксына башладылар.

-Укыган очракта, мәсәлән, имтиханнар июньдә булса, имтихан бетүгә армиягә китеп буламы?...

-Була, тик алдан гариза язып, без кушканнарны үтәп, имтиханыңны бирүгә комиссариатка килергә кирәк була...

Хәрби комиссар егетләр белән ихлас аралашты, "Элек 30 егетне эзләтеп китерә идек, "Эх, арасында берсе үзе теләп армиягә барыйм әле, дип әйтсә ярар иде дип тели идем. Ничек качарга белмиләр иде. Хәзер, Аллага шөкер, менталитет үзгәрде, егетләр үзләре теләп китәләр хезмәт итәргә. Алдан кызыксыналар, менә шул частьтә хезмәт итәргә әзерләгез әле безне, дип киләләр. Әзерлибез. Үзләренә дә, әти-әниләргә дә, безгә дә җиңел. Әзерлекле киткәнгә, хәрби частьләрдән "Рәхмәт хатлары" гына килә... ",- ди Алмаз Әгъзәм улы.

Сорауларга җавап биргәннән соң, хәрби комиссар үткән белән бүгенгене дә искә алды, "дедовщина"ның булмавын әйтте:

-Бер очрак булды, үзен зурга куеп бер солдат, 6 ай хезмәт иткән бит, килүче бер егетне физкультура ясарга мәҗбүр иткән, тегесе 10 мәртәбә отжимание ясаган, тагын 15 мәртәбә утырып торган. Шуның өчен теге солдатны, җәзага тартып, 2 елга шартлы хөкемгә тарттылар. Кыйнау дигән нәрсә юк...

Озак аралаштылар, тагын бер фильм карап алдылар. Шулкадәр игътибар белән тыңладылар... Илне саклау уен эш тугел шул. Егетләребез шуны аңлаганга сөенде күңел.

Сүрия Мәхмүтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев