Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, сулыкларыбызны, “Ашыт”ыбызны саклыйк!

Экология Әтнәләр, сулыкларыбызны, "Ашыт"ыбызны саклыйк! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә "2016 ел - Су саклау зоналары елы" дип игълан ителде. "Ашыт" тыюлыгының эше дә, таләпләре дә әнә шул ел кысаларына тәңгәл итеп оештырыла. Ел башында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда Су саклау зоналары үткәрү...

Экология

Әтнәләр, сулыкларыбызны, "Ашыт"ыбызны саклыйк!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә "2016 ел - Су саклау зоналары елы" дип игълан ителде. "Ашыт" тыюлыгының эше дә, таләпләре дә әнә шул ел кысаларына тәңгәл итеп оештырыла. Ел башында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда Су саклау зоналары үткәрү буенча оештыру комитетын төзеп, аның составын расларга, шулай ук өч айда төп чаралар планын расларга тәкъдим итте.

Моннан тыш, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округларына муниципаль берәмлекләр территорияләрендә Су саклау зоналары кысаларында чаралар үткәрү буенча эшләр оештыру турында да әйтелде. Барлык дәүләт органнарына, иҗтимагый оешмаларга һәм халыкка әлеге чараларны үткәрүдә актив катнашырга кушылды. Һәм ел дәвамында без "Ашыт" тыюлыгы хезмәткәрләре дә Президент Указы нигезендә эшләячәкбез. Эш гамәлләребез дә сулыкларны саклауга юнәлтеләчәк.

Әтнә районының горурлыгы булган "Ашыт" тыюлыгы, әлеге елга турында белмәгән, аның табигатенең матурлыгына сокланмаган кеше юк. Тыюлыкта ниләр эшләргә яраганын, ниләр эшләргә ярамаганын да әйтеп, гел кисәтеп торабыз. Тыюлыкның ничек сакланганыннан да хәбәрдар сез. Ял итүчеләр өчен махсус урыннар куелганын да беләсез. Без тыюлык белгечләре үз чиратыбызда эшләребезне әнә шул елга, тыюлык кысаларында планлаштырабыз. Халык та үз чиратында безгә теләктәш булып, тыюлык сулыклары, елга, су буйларына чүп-чар, химикатлар ташламасын иде. Шулай ук су буйларында техника юу да, сыек тирес түгү дә тыела. Авыл эчендәге елга буйларына узган ел игътибар артты, аларның күбесе чистартылды, кирәкмәгән агачлары киселде. Менә шул изге гамәлләребезне дәвам итеп, су саклау зоналары елында да табигатькә мәрхәмәтле булырга чакырабыз.

Рәшит Әхмәтҗанов,

"Ашыт"тыюлыгы инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев