Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәләр сыерга салым салуга каршы

Сыерга да салым салмакчылар Инде бөтенләй сыерсыз калмагаек. Шәхси хуҗалыкларда күпләп терлек асраучыларга киртә кормакчы булалалар. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек һәм кош-корт санына чикләү кертү мәсьәләсен өйрәнергә боергач, халык әнә шулай дип шаулаша башлады. Авыл хуҗалыгы, Финанс, Икътисадый үсеш министрлыклары белгечләре илдәге вәзгыятьне тикшереп, үз...

Сыерга да салым салмакчылар

Инде бөтенләй сыерсыз калмагаек. Шәхси хуҗалыкларда күпләп терлек асраучыларга киртә кормакчы булалалар. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек һәм кош-корт санына чикләү кертү мәсьәләсен өйрәнергә боергач, халык әнә шулай дип шаулаша башлады.

Авыл хуҗалыгы, Финанс, Икътисадый үсеш министрлыклары белгечләре илдәге вәзгыятьне тикшереп, үз фикерләрен 23 сентябрьгә кадәр җиткерергә тиеш. Бу хәлләрнең төп сәбәпчесе - Ставрополь крае башлыгы Владимир Владимиров. Ул шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт санына чикләү кертергә, дигән фикер белән чыга. Губернатор фикеренчә, бер хуҗалыкта мөгезле эре терлек саны 5тән, ә сарык 20дән артмаска тиеш. "Күпләп терлек асраучылар салым түләми, шул ук вакытта социаль яктан киеренкелек тудыра", - ди ул.

Ни хикмәт, шәхси хуҗалыкларны кысрыклау фикерен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы да хуплый булып чыга. Ник дигәндә, Александр Ткачев җитәкчелек итә торган министрлык вәкилләре шәхси хуҗалыкларда санитар нормаларны эпизоотик һәм экологик яктан тәртипкә китерергә кирәклеген белдерә. Чөнки терлекләр арасында чыккан авырулар кеше сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин икән. Министрлык шәхси хуҗалыклар өчен санитар таләпләр кертмәкче. "Хуҗалыклар куллана торган җир мәйданына карап, баш санын билгеләмәкче булабыз", - ди министр. Дөрес, вице-премьер Аркадий Дворкович үз чыгышында, хөкүмәт шәхси хуҗалыкларда терлек санын киметү ягында түгел, ә бер төбәк башлыгының тәкъдимен генә карый, дип белдергән. Бу уңайдан халык фикере ничек соң?

Һәр төбәкнең - үз җае

Республиканың танылган фермеры, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры киңәшчесе Морат Сираҗин бу мәсьәләнең безнең республика өчен актуаль түгеллеген белдерә. Ставрополь краенда яшәүче кешеләр, күпләп терлек сатып алып, аны симертеп сату итә икән. Алар үзләрен фермер хуҗалыгы дип танымый, шәхси хуҗалык булып, салым түләмичә акча эшли. "Бездә андыйлар бөтенләй юк. Күпләп асраучылар фермер хуҗалыгы буларак теркәлә. Бер өлкә проблемасы федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш түгел. Һәр төбәк үз мәсьәләсен үзе хәл итәргә тиеш", - ди танылган фермер. Бүген авылда төрле кеше яши. Күбесе, бүгенге шартларда, терлек асрарга атлыгып тормый. Шәһәрдәге кебек мөмкинлекләр булдырып, рәхәттә яшисе килә аларның да. Андыйлар күршедән килгән тирес исенә дә, әтәч кычкыруына да чыдый алмый. "Республикада шәхси хуҗалыкларны тагын да ныграк җәелдерү максатыннан, яңа программа эшли башлый. Күпләп терлек асрарга теләүчеләр өчен дәүләттән ярдәм булачак. Эшлисе килгән кешегә нигә аяк чалырга?! Билгеле, бу хәлләргә күршесе риза булмаячак. Терлек тотарга теләүчеләргә авылдан читтә урыннар булдырып, юллар, ферма, йортлар салып бирергә кирәк. Үз көнен үзе күрүчеләргә аяк чалу дөрес сәясәт түгел. Һәркем үзенчә яшәргә тиеш", - ди Сираҗин.

Шыгырдан яши алмый

Чувашиянең Батыр районы, Шыгырдан авылы халкын бу яңалык тәмам аптырашта калдырган. Шәхси хуҗалыкларга чикләүләр кертелсә, Шыгырдан бүгенге кебек яши алмый, дигән фикердә алар. - Авылда эш юк, халык нәрсә белән булса да тормыш алып барырга тиештер бит, - ди Миндәлия апа Якушева. - Бездә дәүләт оешмалары юк дәрәҗәсендә. Бюджетта эшләүчеләр бармак белән санарлык кына. Авыл халкы, терлек асрап кына, үз көнен үзе күрә. Бездә мөгезле эре терлекне генә түгел, кош-кортны да күп асрыйлар. Терлек санына чикләү кертәләр икән, белмим, халыкка яшәргә бик авыр булачак. Ничек инде, шәхси хуҗалыгында терлек асрарга теләгән кешегә чик куелырга тиеш? Бу сәясәтне аңлап булмый. Биредә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә авылда кала, күпләп терлек асрап тормыш алып бара. Улларын башка чыгарган ата-ана, үз эшен башлау өчен, аларга терлек бирми калмый икән. Чикләү кертелсә, 5 терлек белән генә яши алмыйбыз, ди алар. "20 тавык асрыйсың икән, үзең өчен генә җитәчәк. 10 бройлер аласың икән, гаиләңне ашатыр өчен дә җитми, чөнки бездә соңгы елларда бер гаиләдә 3-4 бала алып кайту гадәткә керде", - ди Миндәлия ханым. Шыгырданнар әйтүенчә, җитәкчелекнең санитар яктан таләпләр үтәлергә тиеш дигәннәре дә - бер уйдырма гына. Соңгы елда шәхси хуҗалыкларда күпләп терлек чалынмый. Авылдагы чисталыкны саклау, терлекләр арасында йогышлы авырулар таратмау өчен, сугым цехлары эшли башлаган. Нигә аяк чалырга? Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылы халкы да бу яңалыкка сәерсенеп карый. Шәхси хуҗалыгында терлек асрарга теләүчеләргә дәүләттән ярдәм булырга тиеш, аяк чалу түгел, дигән фикерне алга сөрә алар. "Шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш санын арттыру ниятеннән, республикада махсус программа кабул ителә. Хуҗалыгында сыер башын 8гә җиткерүчеләргә ярдәм булачак, дип авыл халкына аңлата башлаган гына идек бит! Нәрсә бу?! Чикләү булырга тиеш түгел. Авыл кешесе терлексез яши алмый, шуның белән көн күрә. Колхоз системасы бетте, инвестор өметләрне акламады, авылда эш калмады. Соңгы елда авыл халкы кабат күпләп терлек тота, баш санын арттыра башлаган гына иде. Сыерны да бит һәркем асрый алмый. Мөмкинлеге булганнар икене дә, җиде-сигезне дә асрасын, чик куелырга тиеш түгел", - ди җирлек башлыгы Фәнис Мирхәтуллин.

Фикергә колак салырлар, шәт

Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров сүзләреннән аңлашылганча, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгы фермерлар белән шәхси хуҗалыкларга туры килгән бу заманда, терлек санына чикләү кертү дөрес сәясәт түгел. - Терлек санын киметеп, үзебезгә зыян гына эшлибез, - ди Камияр Байтимеров. - 1960нчы елларда Хрущев, төрле карарлар кабул итеп, баш санын чикләгән иде. Нәтиҗәдә кукуруз ипие ашый башладык. Терлекчелек белән игенчелек бергә үрелеп барырга тиеш. Киресенчә, яхшы үзгәрешләр кертергә кирәк. Кыскартырга була ул, ике-өч елдан нәтиҗәсе ничек булыр - шуны уйлыйк. Чикләүләр кертелсә, тагын ун елга артка чигенәчәкбез. Андый хәлгә калмабыз, шәт. Шәхси хуҗалыкларда күпме терлек асрарга икәнлекне һәр төбәк үзе хәл итәргә тиеш. Бу уңайдан фикерләребезне Мәскәүгә җиткерәчәкбез, алар колак салмый калмас.

Лилия Нурмөхәммәтова

("Ватаным Татарстан", /№ 118, 14.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев