Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, талпаннан сак булыгыз!

Сәламәтлек Талпаннан сак булыгыз Талпаннар авыр вируслы авыруларның сәбәпчесе булып тора. Талпан энцефалиты һәм боррелиоз (Лайма авыруы) әнә шундыйлардан. Талпаннарның активлыгы нәкъ менә май аена, июнь башларына туры килә. Талпан энцефалиты авыруының инкубация чоры зарарланган көннән алып беренче билгеләре күренгәнче, 7 тәүлектән алып 30 көнгә кадәр дәвам итә. Авыру башында...

Сәламәтлек

Талпаннан сак булыгыз

Талпаннар авыр вируслы авыруларның сәбәпчесе булып тора. Талпан энцефалиты һәм боррелиоз (Лайма авыруы) әнә шундыйлардан. Талпаннарның активлыгы нәкъ менә май аена, июнь башларына туры килә. Талпан энцефалиты авыруының инкубация чоры зарарланган көннән алып беренче билгеләре күренгәнче, 7 тәүлектән алып 30 көнгә кадәр дәвам итә. Авыру башында тән температурасы 39 - 40 градуска кадәр күтәрелеп, калтырата башлау күзәтелә. Яктылыктан курку, күз аламаларында авыртулар, тамак кызару да күзәтелә. Муен, иң, күкрәк һәм бил тирәләрендә авыртулар сизелергә мөмкин. Әлеге авыру үзәк нерв системасының заралануы, паралич һәм үлем очрагына китерү белән куркыныч.

Боррелиоз авыруының инкубация чоры 2- 32 көн булырга мөмкин. Вирус инфекциясе рәвешендә үтәргә мөмкин : калтырата, өшетә, баш авырта, хәлсезлек сизелә. Талпан кергән урында 60 сантиметр диаметрлы боҗрасыман кызыллык хасил була. Боррелиоз кеше организмының күп кенә органнарына - нерв, йөрәк кан системасына, терәк-хәрәкәт аппаратына, тире, күз, бавыр, үт куыгына зыян китерергә мөмкин. Әлеге авырулар белән талпан тешләп яки аны сыткан очракта зарарланырга мөмкин. Алда саналган авыруларны профилактикалауның иң ышанычлы чарасы булып вакцинацияләү тора. Талпан энцефалиты вакцинасы вируска чыдам, прививка ясатучылар сирәк авырыйлар, авырган очракта бу җиңелрәк уза. Вакцинацияне талпан куркынычы янаган урыннарга барганчы бер - ай ярым алдан эшләргә кирәк. Бик кирәк булган очракта мондый урынга барыр алдыннан талпан энцефалитына каршы кеше иммуноглобулины кадарга мөмкин. Аның тәэсире 24 - 48 сәгатьтән күзәтелеп, 4 атнага кадәр бара. Агымдагы елның 1 июненә район хастаханәсенә талпан кадалып 3 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе - сабый бала. Зыян күрүчеләрнең һәркайсына тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Гөлия Мифтахетдинова, Әтнә үзәк хастаханәсенең табиб эпедимиологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев