Әтнәләр, таләпләргә җавап бирмәгән 4 очрак...
Күптән түгел генә Россельхознадзор идарәсе Россия сәүдә нокталарына сатуга чыгарылган сөттә судан тыш сода, крахмал, акбур, известь, бор яки салицил кислотасы, хәтта гипс барлыгын белдергән. Тикшерүләрне Россельхознадзор идарәсе каршында эшләп килүче "ВНИИЗЖ" оешмасы үткәргән. Анализлар күрсәткәнчә, каймакны еш кына кефир, майсыз эремчеккә алмаштыралар икән. Аның составында ниләр генә юк. Үсемлек...
Күптән түгел генә Россельхознадзор идарәсе Россия сәүдә нокталарына сатуга чыгарылган сөттә судан тыш сода, крахмал, акбур, известь, бор яки салицил кислотасы, хәтта гипс барлыгын белдергән.
Тикшерүләрне Россельхознадзор идарәсе каршында эшләп килүче "ВНИИЗЖ" оешмасы үткәргән. Анализлар күрсәткәнчә, каймакны еш кына кефир, майсыз эремчеккә алмаштыралар икән. Аның составында ниләр генә юк. Үсемлек мае, сыйфатсыз сөт кушылмалары, соя аксымы, крахмал, тәм өстәгечләр... Үсемлек майларын шулай ук эремчек, атланмай, сырга да кушалар. Гадәттә, мондый майның иң арзанлысын өстиләр, дип чаң суга белгечләр.
Моннан тыш кулланылышка "атланмайны алмаштыручы" дигән яңа гыйбарә дә килеп кергән. Җитештерүчеләр күп чыгым тотмыйча гына зур керем алуны максат итеп куя, шуңа күрә теләсә нинди адымга бара. Андыйларның, билгеле, сөт ризыклары да арзанга чыга. Ә чын товар җитештерүчеләргә исә алар белән көндәшлек алып бару бик кыен. Безнең республикада да белгечләр мондый очракларга юлыга икән. Россельхознадзор идарәсендә белдерүләренчә, акбур, гипс, известь кушылган очракларга, шөкер, юлыкканнары юк икән. Эшкәртелеп сатуга чыгарылган ризыкларны күбесенчә Роспотребнадзор идарәсе тикшерә. Россельхознадзор исә күбесенчә фермалардагы чималны гына тикшерә икән. "Кайвакыт микробиология анализлары начар булгалый, әмма нормадан артканы юк", - диде Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов. Роспотребнадзор идарәсе тикшерүләрнең нәтиҗәсен ай саен рәсми сайтларына урнаштырып баруларын белдерде.
Май аенда, мәсәлән, таләпләргә җавап бирмәгән дүрт очракны ачыклаганнар. Ике җитештерүченең каймагы, бер эремчек, бер куертылган сөт ялган сөт ризыклары исемлегенә кертелгән. Болар - "Кулебакский молочный завод" (Түбән Новгород өлкәсе), "Южский молочный завод" (Иваново), "Промконсервы" (Смоленск), "Айсберг Люкс" (Мәскәү) җәмгыятьләре җитештергән ризыклар. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: агымдагы елның биш аенда белгечләр тарафыннан 61 беркетмә төзелгән.
("Ватаным Татарстан", /№ 88, 24.06.2016/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев