Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр танылачак әле

Әтнә артистлары "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле белән танылачаклар... бик тиздән. Чөнки тамашачы яратты. Кат-кат карады. Үзем генә дә ике мәртәбә карадым. Өченче мәртәбә карага барырга оялдым, дөрес аңламаслар дип курыктым. Караган саен артистлар яхшырак уйнаган кебек. Ярар без үзебезнекеләр булгач, үз итәбездер дияр идең, артистка күренекле артистка Наилә апа...

Әтнә артистлары "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле белән танылачаклар... бик тиздән. Чөнки тамашачы яратты. Кат-кат карады.

Үзем генә дә ике мәртәбә карадым. Өченче мәртәбә карага барырга оялдым, дөрес аңламаслар дип курыктым.

Караган саен артистлар яхшырак уйнаган кебек. Ярар без үзебезнекеләр булгач, үз итәбездер дияр идең, артистка күренекле артистка Наилә апа Гәрәева да икенче кат карарга Әтнәгә кайтты. Ул да шул фикердә.

Казан Казан инде ул, үз "өй"ләрендә ничек уйныйлар икән диюе. Бар да сынады артистларны... сынатмадылар, менә шунысы куандыра. Алкышлауны менә бу фотолардан да күрә аласыз.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев