Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Татарстан командаларының спорттагы уңышларына куаналар

КХЛда "яшел дерби" - "Ак Барс" белән Уфа "Салават Юлаев"ы очрашуы һәрвакыт киеренке уза. Бу юлы ул бөтен көткән халәтләрне дә арттырды. Ике клуб икесенә бергә 11 шайба кертте. Төп вакыт 5:5 исәбенә тәмамланды. Казаннар 0:1, хәтта 2:4 исәбе белән оттырып бардылар. Шулай да безнең Артем Лукоянов овертайм башланып бер...

КХЛда "яшел дерби" - "Ак Барс" белән Уфа "Салават Юлаев"ы очрашуы һәрвакыт киеренке уза. Бу юлы ул бөтен көткән халәтләрне дә арттырды. Ике клуб икесенә бергә 11 шайба кертте. Төп вакыт 5:5 исәбенә тәмамланды. Казаннар 0:1, хәтта 2:4 исәбе белән оттырып бардылар. Шулай да безнең Артем Лукоянов овертайм башланып бер минут та узмады - гол кертеп очрашу язмышын хәл итте. "Ак Барс" җиңде.

Волейболчыларыбыз да уңышка иреште. Чемпионнар лигасында Казан "Зенит"ы кунакта Германиянең "Фридрихсхафен" командасын 3:1 исәбенә отып кайтты. Бу аның "С" төркемендә өченче җиңүе, командабыз әлегә беренче урында баруын дәвам итә. Киләсе уен да шушы ук команда белән, Казанда уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев