Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр - "Татарстан командасында"

Инициатива «Татарстан командасы" җәмәгать инициативасы эшчәнлеге турында ишетмәгән кеше юктыр. "Әлеге инициатива - туган республикабызның үсешенә юнәлдерелгән төрледән- төрле социаль чаралар мәйданы. "Татарстан командасы" инициативасы белән уздырылган һәр чара - төптән уйлап караганда туган республикага яратуыбызны аңлату мөмкинлеге", - ди аны оештыручылар. "Татарстан командасы" җәмәгать инициативасы кысаларында төрле акцияләр, мероприятияләр,...

Инициатива

«Татарстан командасы" җәмәгать инициативасы эшчәнлеге турында ишетмәгән кеше юктыр.

"Әлеге инициатива - туган республикабызның үсешенә юнәлдерелгән төрледән- төрле социаль чаралар мәйданы. "Татарстан командасы" инициативасы белән уздырылган һәр чара - төптән уйлап караганда туган республикага яратуыбызны аңлату мөмкинлеге", - ди аны оештыручылар.

"Татарстан командасы" җәмәгать инициативасы кысаларында төрле акцияләр, мероприятияләр, социаль проектлар, флэшмоблар уза. Әлеге чараларда республикада яшәүче теләге булган һәркем катнаша ала.

Районыбызда әлеге инициатива кысаларында" Яшь гвардия" хәрәкәте белән берлектә " Командада бул!" девизы астында авыл җирлекләре командалары арасында футбол ярышлары башланып китте. Яшь спорт сөючеләрнең район футбол лигасы ярышлары һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә яңа ачылган күпфункцияле универсаль спорт мәйданчыгында уза. "Уеннар июль аеның ахыргы атнасында башланып китте.Һәр авыл җирлегеннән барлыгы 7 команда катнаша. Август аеның һәр атнасында узган бәйгегә нәтиҗә ай ахырында билгеле булачак", - ди уеннарның баш хөкемдары Фаиль Гәрәев. Бу уңайдан , шуны да әйтәсе килә , 28 август көнне Әтнәбездә республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Җиңүче командага күчмә кубок һәм медальләр әнә шул көнне тапшырылып үтәчәк.

Бәйгенең бүгенге көнгә билгеле булган нәтиҗәләренә караганда беренче урында "Чембулат- Сап" командасы баруы билгеле. Икенче урында - Олы Әтнәнең "Дубль", өченчедә - "Шашы" командалары. Дүртенче урында - "Күңгәр", бишенчедә - "Мәңгәр". Ярышларда шулай ук "Күәм" һәм "Әйшияз" командалары да зур активлык күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев