Әтнә таңы

Әтнәләр, тавык-чебешкә субсидия алу шартлары шактый катлаулы

Тавыгыңа ничә яшь? Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты­ның махсус карары нигезендә, 2016 елның 1 гый­варыннан 1 июньгә кадәр шәхси хуҗалык­лар сатып алган кош-корт чыгымнарының бер өлешен дәүләт үз җилкәсенә алмакчы. Авыл кешесе хезмәткә күнеккән инде. Бер караң­гы­дан икенчесенә кадәр тер­лек-туар арасында кайнашырга туры килсә дә, зарланмаска тырыша. Эше күп булса да,...

Тавыгыңа ничә яшь?

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты­ның махсус карары нигезендә, 2016 елның 1 гый­варыннан 1 июньгә кадәр шәхси хуҗалык­лар сатып алган кош-корт чыгымнарының бер өлешен дәүләт үз җилкәсенә алмакчы.

Авыл кешесе хезмәткә күнеккән инде. Бер караң­гы­дан икенчесенә кадәр тер­лек-туар арасында кайнашырга туры килсә дә, зарланмаска тырыша. Эше күп булса да, үз ризыгың табынга кил­гәч, күңелле. Бигрәк тә кибет киштә­сен­дәге ясалма яки төрле "катнашмалар" кушып җи­теш­терелгән азык-тө­лек­нең кү­ләме генә түгел, бәясе дә арта барган бер вакытта. Соңгыларын сакларбызмы? Шәхси хуҗалыкларга дәү­ләт ярдәме юк дип тә әйтеп булмый. Статистика мәгълү­матларына караганда, 2010 - 2015 елларда Татарстан авыл­­ларында күпләп терлек асраучыларга күрсәтелгән ярдәмнең күләме 2 миллиард сумнан артып китә. Га­җәп, әмма факт: шул вакыт аралыгында төрле продукция, аерым алганда, сөт җи­тештерү күләме сизелерлек кимегән. Төгәлрәк әйткәндә, 2011 елда республика буенча җитештерелгән сөтнең 36,9 проценты шәхси хуҗа­лык­лар өлеше булса, узган ел бу күр­сәткеч 33,7 процентка калган. Хәтерегездә булса, елның беренче айларында респуб­ликада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин катнашында узган зона киңәшмәләрендә дә бу турыда җитди сөйләшүләр булып узды. Киңәшмәдә ассызыкланганча, эшләр болай дәвам иткәндә, кайбер районнарда якын елларда шәхси хуҗалыклардагы савым сыерларны "Кызыл китап"ка кертергә туры килмәгәе. Соңгы елларда 17 меңнән артык савым сыерның юкка чыгуын истә тотып әйтүем. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле яклап "рекорд" куючы Менделеевск районындагы шәхси хуҗа­лык­лар соңгы елларда һәр икенче савым сыерын иткә озаткан. Эшләр болай барса, район авылларында якын елларда бер генә сыер да калмаска мөмкин бит?! Хәер, янәшәдәге Әгерҗе һәм Алабугада да күршеләреннән әл­лә ни калышмыйлар. Әлеге район авылларында һәр өчен­че савым сыеры юкка чыккан. Әгерҗе районы шәхси хуҗалыкларында савым сыерларның баш саны 1132гә кимегән. Тагын да аянычрагы: югалтулар сөт җитештерүдә республикада әйдәп баручы районнарны да әйләнеп уз­маган. Кукмара районы шәх­си хуҗалыкларында соңгы елларда "түбән тәгәрәү" - 1132 баш, ә Питрәч районы авылларында 1133 баш тәш­кил итә. Мәшәкате дә аз түгел Дәүләт моңарчы да күпләп терлек-туар асраучы шәхси хуҗалыкларга кулдан килгәнчә ярдәм итте. Быел аның күләме 349 миллион сум булачак, диләр министрлыкта. Бер баш сыерга 3 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. Башкача ярдәм дә булыр, шәт. Тик авылда яшәүчеләр чыгым белән керем арасын яхшы чамалый шул. Печәне, саламы, фуражы, тагын әллә никадәрле кирәк-ярагына бәя арта торганда, кемнең тәүлек буена терлек абзарына бәйле булып яшисе килсен? Чыгымына күрә кереме дә артса, сүз дә әйтмәс идең. Әйтик, бүген шәхси хуҗалык­ка сөтнең 1 килограммына 30 сум түләгәндә, авылда сыер асраучыларның саны әллә ни артмаса да, бу кадәрле үк кимемәс иде.

Сөт кенә түгел, ит, бәрәң­ге, йомырка һәм башка төр продукция җитештерү белән дә шул ук хәл. Инде килеп, шәхси ху­җа­лыкта асрала торган кош-корт өчен дәүләт ярдәменә күчик.

Сүз юк, әлеге карарны авыл халкы хуплап каршылый. Ни өчен дигәндә, башка терлеккә, әйтик, кәҗә асраган өчен дәүләт ярдәме булганда, ни өчен каз, үрдәк, тавык һәм башка төрле кош-корт өчен ярдәм булмаска тиеш? Вәгъдә ителгән субсидия­нең күләме дә аз түгел. Нә­селле күркә чебие яки каз бәб­кәсе өчен бер башка 100 сумга кадәр, үрдәк бәбкәсенә - 80 сум, бройлер чебиенә 30 сум субсидия бирелә. Монысы яхшы. Тик менә субсидия алу шартлары гына шактый катлаулы икән шул.

Шәхси хуҗалыкка кош-корт­ның кайдан алынуы, яше, ни­чә баштан күпмесе калуы һәм тагын әллә нинди белеш­мә­ләр җыю мәрәкәсе белән оч­рашырга туры киләчәк. Нә­сел­ле бәбкә һәм чебиләрнең яше 1 айдан артмавы, саны 50-100 баштан ким булмавы, бары тик үзебезнең җитеш­те­рүчедән алынган булуы шарт. Моннан тыш, алыш-би­реш документлары, ветеринария белешмәсе, сатып алын­­ган кош-кортның ху­җалык исә­бенә куелуы турында күчер­мә һәм башка төрле документлар кирәк булачак. Яр­дәм алырга теләү­челәр тиешле барлык документларны 2016 елның 1 июненә кадәр авыл җир­легенә тапшырырга тиеш. Дәүләт субсидиясе алыр өчен махсус исәп-хисап булдырырга да кирәк, диләр. Кыс­касы, һаман шул ук кәгазь боткасы килеп чыга. Бездә башкача мөмкин түгелдер инде, күрәсең...

("Ватаным Татарстан", /№ 39, 23.03.2016/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: