Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, театр бинасы үзгәрә

Реконструкция, барыннан да элек, театрга өстәмә мәйданнар - репетицияләр залы, җитештерү бүлмәләре булдыру өчен ясала. Бинаның тышкы кыяфәте, стилистикасы сакланачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрының реконструкция вариантлары белән таныштырдылар. Президент сүзләренчә, тетар бинасын тамашачылар өчен дә, актерларның үзләре өчен дә уңайлы итәргә кирәк. Төзекләндерү барышында...

Реконструкция, барыннан да элек, театрга өстәмә мәйданнар - репетицияләр залы, җитештерү бүлмәләре булдыру өчен ясала. Бинаның тышкы кыяфәте, стилистикасы сакланачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрының реконструкция вариантлары белән таныштырдылар. Президент сүзләренчә, тетар бинасын тамашачылар өчен дә, актерларның үзләре өчен дә уңайлы итәргә кирәк. Төзекләндерү барышында ландшафт үзенчәлеген дә истә тотарга, бинаның тышкы кыяфәтен, стилистикасын сакларга кушты ул.

- Камал театры постановкаларына тамашачылар яратып йөри, бинаның үзе дә шәһәр архитектурасына туры килеп тора. Казанны һәм Кабан күлен әлеге үзенчәлекле бинадан тыш күз алдына да китереп булмый, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Театр директоры Ильфир Якупов фикеренчә, театрда эшләргә мәйданчыклар җитми.

- Тулы канлы репетицияләр үткәрергә урын кирәк. Декорацияләр производствосы тетар бинасыннан бер чакрым ераклыкта урнашкан, артистларга гримерка бүлмәләре җитми. 80 нче елларда төзелгән бина бүгенге заманча театр өчен туры килеп бетми. Президент белән булган очрашудан соң әлеге мәсьәлә тиз хәл ителер дип уйлыйм, - ди театр директоры.

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев