Әтнә таңы

Әтнәләр, терроризм турындагы ялган хәбәр өчен җаваплылык 5 елга җитәргә мөмкин

Террорлык актлары күбәю сәбәпле, хокук саклау органнары гражданнарны игътибарлырак булырга һәм җәмәгать урыннарында калган шикле әйберләр хакында хәбәр итәргә чакыра. ТР Эчке эшләр министрлыгы әгәр дә урамда шикле әйбергә тап булып, янәшәдә полиция хезмәткәрләре булмаса, куркыныч табылдык турында бердәм коткару хезмәтенә - 112, полициягә - 02, криминаль мәгълүматларның аноним бюросына...

Террорлык актлары күбәю сәбәпле, хокук саклау органнары гражданнарны игътибарлырак булырга һәм җәмәгать урыннарында калган шикле әйберләр хакында хәбәр итәргә чакыра. ТР Эчке эшләр министрлыгы әгәр дә урамда шикле әйбергә тап булып, янәшәдә полиция хезмәткәрләре булмаса, куркыныч табылдык турында бердәм коткару хезмәтенә - 112, полициягә - 02, криминаль мәгълүматларның аноним бюросына 052 телефоннарыннан әйтегез.

Ышаныч телефоннарыннан тыш, раса, милли һәм дини сыйфатлар буенча начар мөнәсәбәт таратучы, законсыз хәрби берләшмәләр төзүне пропагандалаучы, экстремистик эшчәнлек алып баручы затлар хакында мәгълүматлар булса, "Халык контроле" мәгълүмати системасындагы ТР дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Экстремизм" категориясееннән файдалана аласыз.

ТР прокуратурасы хәбәрләренә караганда, болар белән бергә җәмгыятьтҗ "телефон терроризмы" дигән әйбер дә җәелеп ята. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан без кайдадыр, тимер юл вокзалында, мәктәптә, институтта, күпфатирлы йортта, хәтта полиция бүлегендә куелган шартлаткыч җайланма турында теге яки бу "изге күңелле"нең хәбәрен тикшерер өчен кешеләрне эвакуацияләргә һәм махсус көчләрнең бөтен комплексын кулланырга туры килүе турында беләбез. Нәтиҗәдә йөзләрчә һәм меңнәрчә кешеләрнең гадәти тормыш ритмы бозыла, алар бу вакытта бик көчле эмоциональ киеренкелек кичерәләр. Хокук саклау органнары көчләрне һәм акча чыганакларын гадәти эшчәнлектән читкә юнәлдерергә, шул ук вакытта салым түләүченең аз булмаган акча чыганакларын тотарга мәҗбүр булалар.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 207нче маддәсе буенча, шартлау, яндыру, яки кеше үлү куркынычы, зур мөлкәти зыян яки башка төр җәмгыяви куркыныч нәтиҗәләр килү турында белә торып ялган хәбәр әйтү, 200 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең хезмәт хакы яки 18 айга кадәрге чордагы башка төр кереме кадәр штраф салу, яки 480 сәгатькә мәҗбүри хезмәт, яки 1 елдан 2 елгача төзәтү эшләре, яисә 3 елгача ирекне чикләү, яисә 3 елгача мәҗбүри эшләр, яки 3 айдан 6 айга кадәр арест салу, яки 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү юлы белән җәзага тартыла.

Шул ук гамәл эре зыян салса, яки башка төр авыр нәтиҗәләр килсә% 1 миллион сумга кадәр яки хезмәт хакы күләмендә яки хөкем ителүченең 18 айдан 3 елга кадәр чордагы башка төр кереме кадәр штраф салу яки 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү юлы белән җәзага тартыла.

Әйткәннәрдән тыш, югарыда әйтелгән җинаять кылучы затка китергән мөлкәти зыян өчен иск килергә мөмкин. Шул ук вакытта Россия Федерациясе гражданнар кодексының 1074 маддәсе буенча, җинаять 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр тарафыннан кылынса, зыян салган өчен мөлкәти җаваплылык закон тарафыннан яшүсмернең үзенә, әгәр ул зыянны тулысынча капларлык халәттә булмаса, аның әти-әнисенә яки попечительләргә салына.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: