Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр тизлеккә игътибарлы булсын иде

«Район юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре кабат тизлекне радар ярдәмендә тикшерә башлаячак. Руль артында тизлеккә игътибар итүегез сорала", - дип хәбәр итте бүлек җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов. Шул ук вакытта узган атна барышында балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен - бер, куркынычсызлык каешын такмаган өчен - биш, тонировкалы йөргән өчен - бер, страховка полисының...

«Район юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре кабат тизлекне радар ярдәмендә тикшерә башлаячак. Руль артында тизлеккә игътибар итүегез сорала", - дип хәбәр итте бүлек җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов. Шул ук вакытта узган атна барышында балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен - бер, куркынычсызлык каешын такмаган өчен - биш, тонировкалы йөргән өчен - бер, страховка полисының срогы чыккан килеш йөргән өчен - өч, номерлары пычранган өчен - алты машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Өч җәяүлегә киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган өчен, тагын дүртесенә юлны тиешле урында чыкмаган өчен протоколлар төзелгән. Биш вак юл һаләкәте теркәлгән. Бер машина йөртүче руль артына йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш утырган өчен 30 мең сум күләмендә штраф түләячәк. Тагын берәү машина белән спиртлы эчемлекләр кулланган килеш идарә иткәне өчен җавап бирәчәк, машинасы штрафстоянкага озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев