Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, түләмә баш күтәрә, сак булыгыз

Түләмә буенча Ямал-Ненец автоном округында эпизоотик хәл начарайды. Агымдагы елның 26-28 июль көннәрне Ямал районының Письето күле янында 4 төньяк боланнары көтүендә шушы авыру ачыкланды. 1 августка 2349 болан үлде, Бу чир "Россельхозакадемия" тарафыннан расланды. Автоном округ губернаторы карантин кертү һәм авыруны юк итү чаралары буенча чаралар планын раслау турында...

Түләмә буенча Ямал-Ненец автоном округында эпизоотик хәл начарайды. Агымдагы елның 26-28 июль көннәрне Ямал районының Письето күле янында 4 төньяк боланнары көтүендә шушы авыру ачыкланды. 1 августка 2349 болан үлде, Бу чир "Россельхозакадемия" тарафыннан расланды. Автоном округ губернаторы карантин кертү һәм авыруны юк итү чаралары буенча чаралар планын раслау турында карар имзалады.

31 июль көнне шул ук Ямал районында, беренчеләреннән 100 километр ераклыкта Яңа Порт авылы янәшәсендә янә авыру чыганагы ачыкланды. 7 баш болан үлде. Патматериаллар лаборатория анализлары алып тикшерер өчен шул ук "Россельхозакадемия"гә озатылды. Түләмә кабынуның соңгы очрагы 1941 елда булган. Төбәктә төньяк боланнарын түләмәгә каршы вакциналау беркайчан да үткәрелмәгән.

Түләмәнең кеше өчен бик куркыныч булуын истә тоткан хәлдә, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Баш идарәсе кисәтә:

  • ветеринар документлары булмаган мал-туар алмагыз;

  • санкцияләнмәгән базарлардан мал-туар продуктлары алмагыз;

  • авыруга каршы профилактик чара буларак, шәхси хуҗалыгыгызда тотарга җыенып, яңа сатып алган авыл хуҗалыгы мал-туарын түләмәгә каршы вакциналагыз;

  • берьюлы берничә малыгыз авырый башласа яки үлсә, ветеринария белгечләрен кисәтегез.

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Баш идарәсе гос ветинспекциясенең Саба территория бүлегеначальнигы И.Г.Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев