Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр тәмле ашарга ярата

Чия бәлеше пешерәбез Бер стакан май яки маргаринны бер стакан шикәр комы белән изәләр, ике стакан он, бер лимон согы өстәп камыр басалар. Камырны җәяләр, өстенә тас­тымал ябып, салкын урынга куеп тоталар. Аннан өсте ачык бәлеш ясыйлар. Камырны табага җәяләр, кырыйлары бераз күтәрелеп калырга тиеш. Камыр өстенә чия (төшен алмыйча...

Чия бәлеше пешерәбез
Бер стакан май яки маргаринны бер стакан шикәр комы белән изәләр, ике стакан он, бер лимон согы өстәп камыр басалар. Камырны җәяләр, өстенә тас­тымал ябып, салкын урынга куеп тоталар.
Аннан өсте ачык бәлеш ясыйлар. Камырны табага җәяләр, кырыйлары бераз күтәрелеп калырга тиеш. Камыр өстенә чия (төшен алмыйча да пешереп була, алсаң әйбәтрәк) салалар, шикәр комы сибәләр һәм мичкә куялар. Чия урынына кура җиләге, өлгергән слива салырга яки төрле җиләкләрне аралаштырып салырга да ярый. Бәлешнең өстенә шикәрле каймак сибеп, салкын сөт белән ашасаң тәмле була.

Татарча бишбармак
Ингредиентлар:
- 2 кг сыер ите;
- суган 2 данә;
- яшел тәмләткечләр;
- кара борыч;
- тоз;
- он;
- 2 йомырка.
Итне зур кисәкләргә бүлеп 2 сәгать кайнатырга. Шунда ук тәменчә борыч белән тоз салырга. Кайнаган арада камыр ясарга. Камырны юка итеп җәеп ромб формасында кисәргә. Шулпа әзер булгач итне әкренләп алырга һәм тәлинкәгә суытырга куярга, суганны ярымтүгәрәк итеп турап өстенә шулпа салырга. Барысы әзер булгач, камыр өстенә ит, суганны салабыз, яшел тәмләткечләр белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев