Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, төп башына утырасыгыз килмәсә укыгыз!

Халыкны мошенникларның начарлыгыннан, җинаятьтән саклау нияте белән гел кисәтеп язып торабыз һәм алдана торабыз тагын. " Мошенниклык, нигездә, чегән милләтеннән булган адәмнәр һәм "дәвалыйм", "бозым чыгарам" кебек "хезмәт күрсәтүчеләр", үзләрен социаль яклау яки торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәре итеп күрсәтүче шартлатаннар тарафыннан башкарыла", - дип кисәтә Әтнә полиция хезмәткәрләре. 20 сентябрь...

Халыкны мошенникларның начарлыгыннан, җинаятьтән саклау нияте белән гел кисәтеп язып торабыз һәм алдана торабыз тагын.

" Мошенниклык, нигездә, чегән милләтеннән булган адәмнәр һәм "дәвалыйм", "бозым чыгарам" кебек "хезмәт күрсәтүчеләр", үзләрен социаль яклау яки торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәре итеп күрсәтүче шартлатаннар тарафыннан башкарыла", - дип кисәтә Әтнә полиция хезмәткәрләре.

20 сентябрь көнне көндезге 1 ләр тирәсендә билгесез ханым халык ысуллары белән дәвалыйм дип, ялган юл белән күрше районда яшәүче пенсионерның 80 мең сум акчасына ия була. Бур ханым пенсионерны үзенең ерактан килүенә ышандырып, төн кунып чыгарга урын кирәк булуы турында әйтә.

Шулай ук караклар традицион алымнары белән бергә кәрәзле элемтә, интернет челтәре ресурслары, карталар буенча түләү системасы һ.б техник мөмкинлекләрен ешрак куллана башлады.

Сак булырга кирәк, әгәр телефоныгызга шалтырау керде ди. Үзен телефон компаниясенең инженеры дип таныштырган кеше сезнең мобиль линиягезне тикшерүе турында әйтә һәм һәм сезгә" решетка90" яки "решетка09"га яки башка саннар әйтеп шуларга басуыгызны үтенә.

Игътибар! Мондый сөйләшүгә юлыккансыз икән, шундук сөйләшүне өзәргә кирәк.

Сезгә әйткән саннар тезмәсен җыя күрмәгез, юкса мошенниклар Сезнең SIM картагызга керү мөмкинлегенә ия булып, үзләре сөйләшкән, шалтыратканнарны да сезнең өскә аударып калдырачак.

Әгәр сезгә банктан шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырсалар һәм акча картагыз яки башка төрле шәхси мәгълүмат сорасалар, аларга мәгълүмат биргәнче иң элек банкка шалтыратып белешегез. Үзегезнең банктагы ярдәм хезмәтенең номерын гына кулланыгыз.

Әлеге төр җинаятьләрдән саклану өчен гомуми киңәшләр: Үзегезне ялганнан саклагыз - игътибарлы булыгыз, мошенникларның нинди схемалар буенча эш итүләре турында күбрәк белешергә тырышыгыз. Кәрәзле элемтә операторларының, эчке эшләр органнарының һәм мәгълүмат чараларының мошенникларның ялган схемалары турында кисәтүләренә колак салыгыз.

Телефоннан үзләрен эчке эшләр органнары, радиостанция хезмәткәрләре, кәрәзле элемтә операторлары, туганнарыгыз, дусларыгыз итеп таныштырган таныш булмаган кешеләрнең информациясенең дөреслеген тикшерегез. Туганнарыгызга, дусларыгызга шалтыратып белешегез - ялганга дучар булганчы, дөреслекне белегез.

Таныш булмаган кешеләрнең күрсәтмәләре буенча, аеруча аларның банк картасы турында сорашуларына шундук мәгълүмат бирергә ашыкмагыз. Таныш булмаган затларга исем-фамилиягезне, паспорт реквизитларын һәм башка төрле шәхси мәгълүматларыгызны әйтмәгез. Шулай ук буш СМС, алар әйткән саннарны җыеп җибәрә күрмәгез, юкса бу интернет банкның сезнең картадагы акчаларыгызны күчерү турындагы командасы булырга мөмкин. Алар әйткәнне башкарганчы, пластик карточканың арткы ягындагы номерга шалтыратыгыз.

Тагын бер мөһим кисәтү - банк хезмәткәрләре бервакытта да клиенттан ПИН-кодны әйтүләрен сорамый. Әгәр сезгә алтын әйберләр яки көнкүреш техникасы яисә башка берәр кыйммәтле әйберне арзан бәядән тәкъдим итәләр яки залогка калдыралар икән, танышларыгызга, күршеләрегезгә, туганнарыгызга шалтыратырга яки бөтенләй таныш булмаган кешедән дә сорарга кыенсынмагыз. Шушы ысулны шулай ук сездән бозым чыгару, күз тиюдән өшкерүне тәкъдим итсәләр дә кулланыгыз. Әгәр таныш булмаган кешеләр төн кунып чыгуны үтенсә, алардан паспортларын күрсәтүләрен сорагыз һәм истә калдырыгыз яки паспорт мәгълүматын язып алыгыз. Шулай ук бу хакта туганнарыгызны, күршеләрегезне дә кисәтергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев