Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр төш вакытына сайлап бетерә

18 сентябрьдә елның иң төп сәяси вакыйгасы булачак. Бу көнне Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. Президентыбыз Рөстәм Миннеханов бу вакыйганы Татарстан өчен Парламентка республика Командасы делегациясен үткәрү белән бәйләп билгеләп үтте. Татарстан өчен Дәүләт Думасында үз позициясен ныгыту мөһим. Моның өчен республикада яшәүче һәркем 18 сентябрь көнне сайлау участогына килеп...

18 сентябрьдә елның иң төп сәяси вакыйгасы булачак. Бу көнне Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак.

Президентыбыз Рөстәм Миннеханов бу вакыйганы Татарстан өчен Парламентка республика Командасы делегациясен үткәрү белән бәйләп билгеләп үтте. Татарстан өчен Дәүләт Думасында үз позициясен ныгыту мөһим. Моның өчен республикада яшәүче һәркем 18 сентябрь көнне сайлау участогына килеп үз теләгәнен сайлау шарт. Сайлаучылар күбрәк булган саен Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар саны да арта. Татарстанда сайлаулар үткәрүнең үзенчәлеге шунда - депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш биреп без республика өчен дә тавыш бирәбез. Дәүләт Думасында республикадан көчле һәм күпсанлы депутатлар булу Татарстан һәм татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә уңышлы хәл итү дигәнне аңлата. Бу шулай ук республиканың эре федераль программаларда катнашу, республикага федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, перспективалы проектлар өчен законнарны яраклаштыру мөмкинлеген булдыруга гарантия дигән сүз. Татарстан Командасының Дәүләт Думасындагы тагын бер җитди миссиясе - республиканың уникаль тәҗрибәсен бөтен ил дәрәҗәсенә күтәрү. Безнең тәҗрибә бүтән регионнар өчен дә әһәмиятле, безнең карарлар уңышлы һәм алар бөтен ил күләмендә кулланылышка яраклы.Шуңа да 18 сентябрь көнне һәркайсыбызның тавышы әһәмияткә ия. Дәүләт Думасына бездән вәкилләр күбрәк булу Татарстан өчен дә, Россия өчен дә яхшырак булачак.

Якшәмбе көнне безнең Әтнә халкы да сайлау участокларына юл тотачак. Сайлауларда катнашу, депутатлар өчен тавыш бирү - киләчәгебез өчен тавыш бирү дигән сүз. Әтнәләр сайлауларда актив һәм бик теләп катнаша. Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның күптән түгел генә әтнәләр белән очрашу барышында әйткән сүзләре искә төшә. " Әтнәләр бик тырыш, уңган халык. Казаннан сайлауларга кайткан җәмәгать күзәтчеләре зарланалар, анда кеше килми, дип. Соң кайталар... Төш вакытына инде әтнәләр сайлап бетергән була", - дигән иде ул. Ә менә район җәмәгатьчелеге киләсе сайлаулар турында ни уйлый. Әйдәгез, аларның фикерләре белән дә танышып үтик.

Сәет Нәҗип улы Әхмәдуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе, район буенча сайлау коммиссиясе рәисе:

- Һәр сайлаучы үзе биргән тавышның республикабызның алга китүендә, үсешендә бик зур әһәмияткә ия булуын аңласын иде. Күреп торабыз, кечкенә генә район булсак та, бездә нинди зур төзелешләр бара. Районыбыз күзгә күренеп яхшы якка, матур якка үзгәрә. Соңгы берничә елда аякка баскан " Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексы, мәдәният йортлары, социаль үзәкләр, яңа мәктәп- бакчалар - болар барысы да без сайлаган депутатлар кабул иткән программаларга нигезләнеп төзелә. Районыбыз юлларына гына карагыз - ялт иткән бит. Авыл урамнары асфальтлана. Яңа гына авыл хуҗалыгы техникумы бинасына капиталь ремонт ясалды. Киләчәктә дә шундый уңай үзгәрешләр булсын өчен безнең бүген битараф калмыйча, сайлауларда үз тавышыбызны бирү зарур. Һәм бу юлы да районыбыз халкы сынатмас дип өметләнәсе килә.

Гөлсинә Шакирова, " Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе, район профсоюз оешмасы рәисе:

- Сайлауларда бөтен гаиләбез белән катнашачакбыз. Әлеге республикабыз, илебез өчен зур һәмияткә булган вакыйгадан берәү дә читтә калмаска тиеш дип уйлыйм. Аллага шөкер, бик яхшы тормышларда яшибез. Бүтән регионнар белән чагыштырганда Татарстан яшәү шартлары буенча күпкә алда. Безгә чит республикалар кызыгып, ак көнләшү белән көнләшеп карыйлар. Чуваш дәүләт университетында кайчандыр бергә укыган курсташларымнан гына чыгып әйтәм. Күрешкән саен " Ой, Татарстан" дип бездәге тормыш - көнкүрешкә тел шартлаталар. Без тавыш биргән депутатлар республикабызның тагын да зуррак үрләр яулавына этәргеч булырлар дип ышанам. Бүгенге сайлаулар - безнең иртәгәге көнебез- балаларыбыз, оныкларыбызның матур киләчәге өчен гарантия булып тора.

Сәвия Галиева, пенсионер, Түбән Шашы авылы

- 39 ел күмәк хуҗалык фермасында сыер савучы булып эшләдем. Бүгенге көндә лаеклы ялда . 18 сентябрь көнне узачак сайлауларда бик теләп катнашачакмын. Тормышларыбыз мул, бүгенге көнебездән бик канәгать без. Ышанам, киләчәктә яшәр өчен тагын да уңай шартлар булдыруда минем тавыш та үз ролен уйнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев