Әтнә таңы

Әтнәләр Тукайга килә

- Әдәбият, шигърият сөюче укучыларыбыз белән гадәти булмаган шартларда аралаштык: халкыбызның бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "МИН ТУКАЙГА КИЛӘМ",- дип исемләнгән әдәби марафон уздырдык. Иртәнге сәгать 10да кулыбызга Тукайның шигырьләр җыентыгын тотып районыбыз үзәге урамнарына чыктык, якында гына урнашкан "АШЫТ" спорт комплексына кердек. Әлеге искиткеч,...

- Әдәбият, шигърият сөюче укучыларыбыз белән гадәти булмаган шартларда аралаштык: халкыбызның бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "МИН ТУКАЙГА КИЛӘМ",- дип исемләнгән әдәби марафон уздырдык.

Иртәнге сәгать 10да кулыбызга Тукайның шигырьләр җыентыгын тотып районыбыз үзәге урамнарына чыктык, якында гына урнашкан "АШЫТ" спорт комплексына кердек. Әлеге искиткеч, ихлас әдәби чарага төрле һөнәр ияләре, мәктәп укучылары, пенсионерлар да бик теләп катнаштылар. Билгеле инде, бу марафоннан районыбызның мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Алар тарафыннан Г.Тукайның "Шүрәле", "Туган тел", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Туган авыл" һәм башка шигырьләреннән өзекләр яңгырады. Марафон әле 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, районыбыз оешмалары, Тукай эзләрен саклаган Әтнәбез урамнарында БЕЗНЕ КӨТЕГЕЗ! Тукай шигърияте безне һичшиксез очраштырачак, -диләр китапханәчеләребез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: