Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, тукталырга бер урын бар

Ипи шундый тәмле, әнкәй аны Күкрәгенә терәп кискәндә. Эчеп туймас сыман чәйләр тәмле, Кара-каршы икәү эчкәндә. Әнкәй яннарында эреп бетә Күңелеңне баскан сагышың. Таңга хәтле тыңлар идең аның Җанга газиз моңлы тавышын. Үзенә дә калмаган көчләрен Баласына ничек бирәдер? Сөрлегердәй булып аруыңны Сөйләмәсәң дә ул күрәдер... Кире йөгерердәй була аяк,...

Ипи шундый тәмле, әнкәй аны

Күкрәгенә терәп кискәндә.

Эчеп туймас сыман чәйләр тәмле,

Кара-каршы икәү эчкәндә.

Әнкәй яннарында эреп бетә

Күңелеңне баскан сагышың.

Таңга хәтле тыңлар идең аның

Җанга газиз моңлы тавышын.

Үзенә дә калмаган көчләрен

Баласына ничек бирәдер?

Сөрлегердәй булып аруыңны

Сөйләмәсәң дә ул күрәдер...

Кире йөгерердәй була аяк,

Арттан әнкәй карап калганда...

Тукталырга ярый бер урын бар

Бу тормыштан арып-талганда.

2016

Физәлия Дәүләтгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев