Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр турында - сугыш чоры газеталарында

Каршымда Бөек Ватан сугышы чорында дөнья күргән район газеталарыннан өземтәләр. Аларны укып, райондашларның сугыш чоры язмышын күзалларга була. Менә "Сугыш шартлары таләп иткәнчә" дигән мәкалә. Анда Бактачы авыл советына караган колхозчылар телгә алына. Акча туплау эше буенча Бактачы авыл советы районда беренче урынны алды... Культура җыемына акча кертүдә Хөсәенов Габдрахман,...

Каршымда Бөек Ватан сугышы чорында дөнья күргән район газеталарыннан өземтәләр. Аларны укып, райондашларның сугыш чоры язмышын күзалларга була. Менә "Сугыш шартлары таләп иткәнчә" дигән мәкалә. Анда Бактачы авыл советына караган колхозчылар телгә алына. Акча туплау эше буенча Бактачы авыл советы районда беренче урынны алды... Культура җыемына акча кертүдә Хөсәенов Габдрахман, Хәлиуллин Фәттәх һәм Гыйззәтуллин Гайнетдин иптәшләр аеруча инициатива һәм активлык күрсәттеләр", дигән юллар бар.

Шул ук санда "Киме" колхозы члены Саттаров Каюм турында язылган "Үрнәк булырлык карт" исемле мәкалә дә бар. "Аңа 67 яшь. Битләрендә узган иске тормышның эзләре калган. Бөек Ватан сугышы көннәрендә аның эш темпы тагын да көчәйде. Башкалар көнгә 8 йөк көлтә керткәндә, ул 10-11әр йөк көлтә кертә", дип яза Р.Еникеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев