Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр тыныч йоклый...

Татарстанның 10 меңгә якын юл йөрү кагыйдәләрен бозучысына Россиядән читкә чыгу тыла. Республикадагы ЮХИДИ штрафларны вакытында түләргә кирәк дип кисәтә. Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафны тиешле срокларда түләмәгән транспорт йөртүчеләргә административ арест салына яки мәҗбүри эшләр билгеләнә ала. Шулай ук аларга Россиядән читкә чыгу тыела һәм транспортына да арест салына....

Татарстанның 10 меңгә якын юл йөрү кагыйдәләрен бозучысына Россиядән читкә чыгу тыла.

Республикадагы ЮХИДИ штрафларны вакытында түләргә кирәк дип кисәтә. Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафны тиешле срокларда түләмәгән транспорт йөртүчеләргә административ арест салына яки мәҗбүри эшләр билгеләнә ала. Шулай ук аларга Россиядән читкә чыгу тыела һәм транспортына да арест салына.

Агымдагы елның 6 аенда республика Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен бозган 11961 кешегә каршы административ материал тутырдылар. Дәүләт автоинспекциясе Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексның 2.6.1 маддәсе буенча махсус техник чыганаклар ярдәмендә ачыкланган юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозулар өчен транспорт чыганагы милекчесе җавап бирә. Күңелсезлекләргә тарымас өчен ЮХИДИ штрафны вакытында түләвегезне сорый.

Бу уңайдан, билгеле бер рекламага ияреп: "Әтнәлеләр, вакытында түләгез! Тыныч йокларсыз", - дияргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев