Әтнә таңы

Әтнәләр укыгыз бу язманы...

Үпкәләүләр яман чиргә илтә Яман шеш кемнәрне генә аяктан екмый икән? Ул милләтне дә, яшьне дә сорамый, нинди һөнәр иясе булуга да карап тормый... "Миңа 2014 елда шул диагнозны куйдылар", - дип сөйли Айсылу. Бу 50 яшьләр тирәсендәге чибәр ханым республика клиник онкология диспансеры психологы Римма Низамова янына килгән иде....

Үпкәләүләр яман чиргә илтә

Яман шеш кемнәрне генә аяктан екмый икән? Ул милләтне дә, яшьне дә сорамый, нинди һөнәр иясе булуга да карап тормый...

"Миңа 2014 елда шул диагнозны куйдылар", - дип сөйли Айсылу. Бу 50 яшьләр тирәсендәге чибәр ханым республика клиник онкология диспансеры психологы Римма Низамова янына килгән иде. 1-1 Айсылу - һөнәре буенча таби­бә, ләкин бүген эшләми инде. Яман шеш белән авырганын бел­гәч, баш табиб шунда ук га­риза яздырган. "Барыбер меди­цина тикшеренүе уза алмаячак­сың. Бүтән эш тәкъдим итәргә җаебыз юк, кит син моннан!" - дигән.

Шуннан соң коллективтан бер тапкыр да шалтыратып, хәл белүче булмаган. Хезмәткәренә кыен чакта ярдәм кулы сузмаучы җитәкчеләр, мин беркайчан да авырмаячакмын, дип уйлый ми­кән? Айсылу хәзер аңа үч сак­ла­мый, гомумән, ул беркемгә дә үп­кәләми. Ә элек булсамы?.. Яман шеш аның дөньяга карашын йөз сиксән градуска үзгәртеп куйган.

- Диагнозны белгәч, яшәүнең мәгънәсе югалды, - ди ул. - Үзе­мә кул салудан әти-әни, туганнар гына тыеп калды. Аларны газап утларына саласым килмәде. Әле тагын бердәнбер улымның: "Әни, оныгыңны күрмәгән ки­леш үләргә уйлама да!" - дигән сүзе яшәргә көч бирде бугай.

Ә үлем турындагы коточкыч уй эчтән генә кимерә, тынгылык бирми иде. Тәнемдәге шешне үзем күреп алдым. Чирне та­библар раслады. Дәваланудан баш тартып, китеп бардым. Әй­ләнеп килергә туры килде. Онко­логия турында бик күп китаплар укыдым, мәгълүматлар җыйдым. Химия дәвасын бер дә үтәсем килмәде. Онколог белән шактый бәхәсләштем. "Сез безне үтерер өчен шунда кертәсез", - дим. Ул: "Юк, яшәвегезне тели­без!" - ди.

Дәвалаучы табибым психологка җибәрде. Римма Ра­вилевна яны­на барганда шул­кадәр эчтән сык­рап яна идем: күңелем кузгалган, күзләрем төрле якка йөгерә, үземә үзем урын таба алмыйм... Психологның һәр әйткән сүзе баш миемне икенче төрлерәк эшләргә мәҗбүр итте. Бу бүлмәдә дүртәр сәгать утырган чакларым да булды. Римма Равилевна - искиткеч сабыр кеше. Аның: "Үзеңне яратырга, үзеңне кайгыртырга кирәк!" - дигән сүзе ничектер уятып җи­бәрде. Әйтерсең лә, моңа кадәр йокымсырап яшәгәнмен. Бик күп чирләрнең, шул исәптән яман шешнең дә нигезендә үпкәләү ята. Әйе, үпкәләү кешене чиргә сабыштыра, вакытыннан алда картайта, бетерә, юкка чыгара ала икән. 3

0-40 яшьләрдә әллә нинди авыр психологик чор башлана бит ул. Эштә кыенлыклар, гаилә­дәге низаглар, әти-әни, балалар белән аңлашыл­мау­чылык... Якын­на­рыңа үпкәлисең, әйткән сүзлә­ренә хәтерең кала, янасың, көясең, тәгәрмәчтәге тиен кебек тик чабып йөрисең. Кая чапканыңны үзең дә белмисең. Ә барысы да вакытлыча гына икән бит. Акыл белән уйлап, беркемгә дә күңелеңдә үпкә сакламыйча, барын да тыныч кына уздырып җи­бәрә белгән кешеләр бә­хетле. Химия дәвасын үттем, әйе, чәчем коелды. Ул вакытта мин инде җиргә төшкән, тынычланган идем.

Психологтан тыш, минем янда дин әһеле дә бар иде. Ул да ярдәм итте. Чир әллә каян килеп чыкмый Авырый башлагач, акча бик күп чыга. Даруларны бушлай бирәләр. Өстәмә препаратлар, витаминнар да эчәргә туры килә. Сәламәт вакытта акчаны янга калдыру турында уйламыйсың. Бер көн белән яшисең. Акчаны янга калдырырга кирәк икән. Әбиләр, "кара көн"гә акча җыям, дип әйтә бит әле. Алар дөрес эшлиләр.

Авырый башлагач, иттән баш тарттым. Күбрәк вегетариан ашлары, үзе­безнең җирлектә үскән яшелчә ашыйм. "Иван-чәй" эчәм, ул ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә файдалы. Соңгы араларда күңел балык сорый башлады. Хәзер галимнәр ит-сөт ризык­ларын кире кагалар, алар элекке еллардагы кебек чиста продуктлар түгел шул. Академик Иван Неумывакин фике­ренчә, Россиянең тагын бер төп бәласе - начар сыйфатлы су. Бездә суны хлорлыйлар, ул бик зыянлы. Кичә мин яшәгән йортта суны туктатып тордылар. Ваннага агызып калган идем. Исем китте: суның өсте кат­лам-катлам күгәрек белән кап­ланды. Ә без шуны эчәргә тиешбез. Ә эко­логиябез, сулаган һавабыз нин­ди? Чирләр әллә каян килеп чыкмый. Хәзер онкология турында китаплар укымыйм инде, кызыксынуым кимеде.

Аллага шөкер, мин яшим бит, дип шатланам. Оныгым туды, аны үстерергә булышам. Сөенечле мәшәкатьләр артты. Буш вакытта көннәр буе урманда йө­рер­гә ияләшеп киттем. Күңелемә шунда тынычлык табам. Машина йөртәм. Дуслар белән аралашам, үз эчемә бикләнеп ятмыйм. Әти-әнигә хәтерем кала иде, барын да уздырып җибәрдем. Авыр чакта эштән чыгарган җитәкчегә дә үпкә сакламыйм. Аның урынында мин булсам, нишләр идем икән дим? Киләчәктә эшкә дә урнашырмын дип өметләнәм. Яшь бит әле мин. Табибка да җылы сүз кирәк Яман шеш диагнозын тыныч кына кабул итүче бар микән? Бу хә­бәр аяз көнне яшен суккандай тәэ­сир итә. Кемдер табибларга ышанмый, медицинага нәфрәт белән карый. Кайберәүләр им-томчылар янына йөгерә, бөтен өмет шуларда дип уйлый. Юкса, кая барып бәре­лергә белмичә аптыраган кешене тынычландырырга психолог­ның бер сүзе җитәр иде. Җылы сүз еллар дәвамында авырулар янәшә­сеннән атлаган, көн дә шуларны күреп, ялварулы карашын тоеп торган табибларның үзләренә дә кирәк. Республика клиник онкология диспансерында психолог штаты әнә шул җәһәттән барлыкка килгән дә инде

. - Өченче елымны эшлим. Баштарак, бүлекләр буйлап үзем йөреп чыктым, телефонымны калдырдым. Үзегезгә яки туганнарыгызга ярдәм кирәк булса, шалтыратыгыз, булышырмын, дидем. Минем вазыйфам - сырхауларны да, алар­ның якыннарын да тынычландыру, - ди психолог Римма Низамова. - Табиб­ларның да, шәфкать ту­ташлары­ның да моңа вакытлары калмый. Диаг­нозны ишеткәч, ике ут арасында калган пациентның исә сораулары күп. Кайбер кеше дә­валана, химия терапиясе дә үтә, ә 3-4 елдан чир кабатлана. "Барысы да яхшы булырга тиеш иде. Юк, без теләгәнчә килеп чыкмады", - дип табиблар борчыла. Ә сырхау моны ничек авыр кичерә? Шул чагында табиб­лар, бар, син сөйләшеп кара әле, дип авыру янына мине җибәрәләр. Ул бичара: "Көрәштем бит мин, көрәшмәдем түгел", - дип елый. Чир белән көрәшергә кирәк­ми, аны ничек бар, шулай кабул итәргә, яшәргә кирәк. Онкология чире тиктомалдан барлыкка килмәгән. Менә шул чагында бик күпләр артка борылып, ничек яшәдем, дигән сорауга җавап эзли башлый. 1-2 Нәрсә генә булса да, үзеңне битәрләмә, үзеңне ярат, үзеңне кара, дип әйтәбез. Кемгәдер бер әйтүдә барып җитә, кемдер шуның мәгънәсенә төшен­гәнче еллар үтә. Психолог сүзе барыбер үз эшен эшли ул. Бик авыр пациентлар бар, булышырга теләп, син аның янында ачыласың, ә ул ябык, беркемне күрми, берни ишетми, үз туксаны туксан. Андый көннәрдә өйгә хәлем бетеп кайтып керәм. Өйдәгеләрне кисәтеп куям, ялгыз калып, көндез булган сөй­лә­шү­ләрне анализлыйм. Ярты сә­гатьтән бар да уза. Эшне авырыксынып эшләмәс­кә, кешене, аның фикерләрен үҗәт­ләнеп үзгәртергә тырышмаска ки­рәк. Дөньяга карашлар аерыла икән, борчылмагыз, без бит - төрле кешеләр. Чирне Ходай сынавы итеп кабул итүчеләр, традицион меди­цинага ышанучылар барыбер күб­рәк. Авырулар белән үлем-җитем турында да сөйләшәбез. Яшәү бар икән, кайчан да булса, үлем дә киләчәк. Беребез дә мәңгелек түгел. Ә яшәгәндә үзеңне кайгыртып, матур яшәп калырга кирәк. Без бит тыныч кына утырып, тәмләп чәй дә эчә белмибез. Әнә әбиләребез иске чәйне гомердә дә авызына алмый, ризыкны мактап ашый, булганына шөкер итә, күр­шеләр белән аралаша. Алар авырлыкны да җиңелрәк үткәрә, эшкә дә иренмиләр, серне эчтә тотмыйлар, сөйләп бушаналар. Күп нәрсә үзебездән тора: аралаш, яраткан шөгыль тап, театрларга йөр, чәчәк үстер, бәйлә, тек. Үпкә­ләп, үз эчеңә бикләнеп ятма, дөньяга чык. Анда синнән дә авыррак язмышлы кешеләр дә яшим дип тырмаша.

Кечкенә генә үпкә дә эчтә кар йомарламы кебек укмаша. Ел саен 15 мең кеше авырый Татарстанда һәр 43 нче кеше яман шеш белән авырый. Онколог­ларда 90 меңнән артык кеше исәптә тора. Ел саен 15 мең яңа очрак теркәлә. Барлык яман шеш авы­руларының 54 проценты хатын-кызларның сөт бизләре һәм аналык шеше, ирләрнең җенес бизе яман шешенә туры килә. Аннары тире­дәге, авыздагы, тамактагы һәм башка әгъзалардагы яман шешләр китә. 2016 ел - Татарстанда яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде.

Төп игътибарны тернәкләндерүгә юнәлтмәкчеләр. Республика онкология диспансерында тернәкләндерү бүлеге ачылачак. Белгечләр Мәскәүдә, Самарада булып, андагы тәҗрибәне өй­рәнеп кайткан. Моңа кадәр яман шеш кичергән сырхаулар дәвалану оешмасыннан чыккач, тернәкләнү өчен кая барырга белми аптырый иде. Санаторийларда андый диаг­нозлы хасталарны алырга тормыйлар, чөнки ничек хезмәт күрсәтергә белмиләр. Аларга һәртөрле процедуралар ярап та бетми бит. Ә диспансерда ачылачак тернәкләндерү үзәгендә онкологлар, реабилито­лог­лардан тыш, косметологлар, логопед һәм психолог та эшләячәк.

Татарстан Республикасында 2016 елда Онкология авыруларына каршы көрәшү елын уздыру турында Президент Указы
("Ватаным Татарстан", /№ 52, 15.04.2016/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: