Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, урам тулы пингвиннар

Олы Әтнә урамнарында ничекләр йөргәнен һәркем үзе белә. Җәяүлеләр юлына да керә торган түгел. Укучы балалар шуа-шуа мәктәпкә бара. Олылар пингвин белән бер, үзләре әйтмешли, "Урам тулы пингвиннар йөри"....- башкача йөреп булмый. Бүген эшкә барам, ниһаять, дип әйтеп куйдым, коммуналь хуҗалыкның тракторы ком сибәргә чыккан. "Ничә көн сибәбез инде комны,...

Олы Әтнә урамнарында ничекләр йөргәнен һәркем үзе белә. Җәяүлеләр юлына да керә торган түгел. Укучы балалар шуа-шуа мәктәпкә бара. Олылар пингвин белән бер, үзләре әйтмешли, "Урам тулы пингвиннар йөри"....- башкача йөреп булмый.

Бүген эшкә барам, ниһаять, дип әйтеп куйдым, коммуналь хуҗалыкның тракторы ком сибәргә чыккан.

"Ничә көн сибәбез инде комны, тракторны көйлисе бар иде, баштагы көннәрдә трактор арбасына кеше бастырып чыгардык, ком сибеп барырга. Өлгергән кадәр эшлиләр, 40 километрны йөреп чыгасы бар бит", -дигән иде коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Ә бүген, Аллага шөкер, трактор үзе чыккан, бар да әйбәт булырга охшап тора, "пингвиннар" да азаер, Алла боерса...

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев