Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр урламаган...

Сез сораган идегез Әтнәләр урламаган... Олы Әтнәнең әйләнгеч юлы кырыенда кала торган башняга игътибар итәсездер. "Чиста су" керткәннән соң, аның әйләнә-тирәсен профнастил койма белән әйләндереп алдылар, үзенә күрә бер хуҗалык пәйда булды. Күз ияләшә торгандыр, соңгы вакытта игътибар ителмәгән. Редакциягә "Сез "Чиста су" башнясын әйләндереп алган коймаларны күрәсездер, ник бернәрсә...

Сез сораган идегез Әтнәләр урламаган... Олы Әтнәнең әйләнгеч юлы кырыенда кала торган башняга игътибар итәсездер. "Чиста су" керткәннән соң, аның әйләнә-тирәсен профнастил койма белән әйләндереп алдылар, үзенә күрә бер хуҗалык пәйда булды. Күз ияләшә торгандыр, соңгы вакытта игътибар ителмәгән. Редакциягә "Сез "Чиста су" башнясын әйләндереп алган коймаларны күрәсездер, ник бернәрсә дә язмыйсыз, аның калайлары ике яклап та байтак алынган. Кемнең кулы барды икән бу корган калайларны урлап алып китәргә, шундый түбәнлеккә төштекмени инде без... Коммуналь хуҗалык җитәкчеләре күрә микән моны?"- дип шалтыраттылар. Чынлап та, шулай икән. Ни уйларга белмичә, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров белән элемтәгә кердек. - Безнең халык эше түгел бу, андый адымга бармый Әтнә халкы, ул коймалар өстеннән "Сетевая компания"нең электр чыбыклары үтә. Башта игътибар ителмәгән, алар коймаларны алырга кушкач, сүтеп алдык. Бары шул гына", - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев